Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

"Әтиебез көчле рухлы кеше иде, безнең өчен һәр яктан үрнәк булды"

Арабыздан иртәрәк китеп барган шәхесләр, туган көннәре җитсә, әгәр исән булса, аңа фәлән яшь тулган булыр, дип зурлап искә алына. Бу көннәрдә Рафаэль Гаян улының каберенә дә яңа тере чәчәкләр куелды.

Исән булса, аңа 26 сентябрьдә 80 яшь тулган булыр иде.

Рафаэль Закиров Олы Мишә авылында (хәзер Теләче районы) дөньяга килгән. Канкойгыч Бөек Ватан сугышы башланганда җиде яшь тулып килгән баланың яшьлеге турында язып торасы юктыр. Әтиләре фронтта, авылда ачлык-хәерчелек, авыр эш. Шулай да егет белемгә омтыла, Мамадыш педагогия училищесына имтиханнарны уңышлы тапшырып, студент була. Хәрби бурычын Тын океан флотында танылган урманчы Нургали Миңнеханов хезмәт иткән диңгез частенда - "Русский" утравында үти. Флоттан кайткач, Икшермә урта мәктәбенә укытырга килә. Директор Кави Байкиев матур, пөхтә киенгән, төз буйлы егетне коллективка тәкъдим итеп: "Кызлар, кайсыгызга була бу моряк?" - дип шаярта. Шунда язның сулмас гөле кебек Саимә исемле тәрбияче кыз: "Миңа!"-дип кычкырып әйтеп куя да, оялуыннан алма кебек кызарган битләрен ике кулы белән каплый...

Ул чакта менә шул Югары Шытсу кызы белән матур гаилә корырлар, бер ул, дүрт кыз үстерерләр дип кем уйлаган. Бу гаиләгә Рафаэль Гаян улына йөкләнгән хезмәт вазифаларына бәйле рәвештә районда хәйран күченеп йөрергә туры килә. Мәктәптә 6 ел укытканнан соң, "Икшермә" совхозы эшчеләр комитеты рәисе, Ленин исемендәге тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгының партком секретаре, читтән торып юридик белем алгач, район прокуроры ярдәмчесе - болар Р.Закиров узган хезмәт баскычларының берничәсе генә әле. Миңа аның халык контроле комитеты рәисе буларак эшчәнлеге аеруча яхшы таныш. Рафаэль Закиров белән хуҗалыкларга рейдларда хәйран йөрергә туры килде. Эшенә нык бирелгән, үтә таләпчән кеше иде. "Большевик" (Шәтке авылы), "Победа" (Түбән Утар фермасы) хуҗалыкларында фермалардагы дуңгыз балаларын бер торактан икенченә берәмтекләп чыгарып санап, Сабага кичке 10нарда кайткан чаклар һаман истә. Терлек санын киметеп күрсәтү фактлары турындагы тәнкыйть мәкаләләрен бергәләп яздык. Рафаэль абый тагын да үткенрәк җөмләләр өстәттереп, материалның тәэсир көчен үтемлерәк итү өчен тырыша иде. Газетадагы аның инициативасы белән булдырылган "Халык күзе күп күрә" сәхифәсендәге көчле тәнкыйтьне хәзер сагынып сөйләргә генә калды.

Халык контроле комитеты рәисе вазифасында 15 ел эшләде Рафаэль Гаян улы, аннары районда дәүләт салым инспекциясен оештыручыларның берсе, начальнигы булды. Оешма-предприятиеләрне салымнарны вакытында түләргә күнектерер өчен күп көч куйды, гадәттәгечә бу эштә матбугатның тәэсирле көченә таянды. Кичке сәгать 8ләрдә дә кабинетында утырыр, үз кулы белән язылган мәкаләләре иртәгесен газетага бирер өчен әзер булыр иде. Гомумән, аның кырыслыгы, таләпчәнлек, гаделлек, катгыйлык - барысы да башкарган хезмәте сораган сыйфатлар.

Үзе дә еш кына: "Мин үзем әйбәт кеше. Әмма эш урыным бик яхшы түгел. Менә бу соңгы хезмәтем дә башыннан ук үзем оештырган дәүләт салым инспекциясе начальнигы вазифасында да, түләнмәгән яисә яшереп калдырылган салымнарны эзләп табып, чара күрергә, кеше белән әшәкеләнергә туры килә",- дия торган иде. Баксаң, улы Рифат Закиров әйтүенчә, Рафаэль абыйның әле шигырьләр язып барган дәфтәре дә табылган. Тормыш иптәше Саимәне 48 яшендә соңгы юлга озатып, балаларын мөстәкыйль тормышка ялгызы әзерләгән гаилә башлыгының күңеле нечкәргән, хисләнгән чаклары аз булмагандыр, билгеле.

-Әтиебез көчле рухлы кеше иде, безнең өчен һәр яктан үрнәк булды,- дип искә ала кызы Резедә ханым.- Әниебез яшьтән авырды. Әти бөтен хатын-кыз эшен белә, ашарга да үзе пешерә иде. Хәзер икесе белән дә каберләренә барып сөйләшергә генә калды. Бик сагынабыз, юксынабыз үзләрен.

- Әтиебез партия заманы кешесе иде. Райком безнең өчен алла, сүзе - закон дия торган иде. Чын коммунистларча яшәде, вакытсыз өзелгән гомерен хезмәткә багышлады. Яратмаучылар да булгандыр. Әмма әти безнең өчен якты хатирәләр белән генә искә алырлык әти булып кала,- ди әтисе юлыннан китеп, Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган, 25 елга якын район судын җитәкләүче улы Рифат Закиров.

Кыскасы, Закировлар гаи­ләсендә тәрбияләнгән балалар тормышы матур гына дәвам итә. Тик яшьли бакыйлыкка күчкән әти-әни генә кире кайтмый.

Саимэ һәм Рафаэль Закировлар уллары Рифат белән (хэзерге вакытта Саба район суды рэисе).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев