Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

Гыймадиев хоббие

Картлык - шатлык түгел, җит­мәсә, киләсен дә әйтеп тормый, көтмәгәндә ишек кага. Әмма гомернең ул чорын да актив тормыш алып барып үткәрергә була.

Районыбыз ветераннарының күбесе шулай яши: төрле очрашуларга, өлкәннәр, "Сөембикә" клубларына теләп йөриләр, сәламәтлекләрен тренажерларда, бассейнда ныгыталар, компьютер серләренә төшенәләр, үз шөгыльләрен дә таба беләләр. Сабада яшәүче Габделәхәт Гыймадиев та - шундыйларның берсе. Ул өендә агачтан үзенә генә хас зәвык белән бизәп шкатулкалар ясый. Сокланып туймаслык үзләренә. "Хоббиенең" серләренә укучыларны да өйрәткән.

- Мин юкка вакыт уздырып йөр­мәдем. Аз гына вакытым бар икән, ни булса да ясарга утыра идем. Укытучылар конференциясе алдыннан хезмәт укытучыларына бүләк итәргә дә шкатулкалар ясадым. Шул үрнәккә карап, укучыларны да өйрәтсеннәр дип теләгән идем. Килеп алучы гына булмады. Хәзер андый сувенирларны ясатмыйлар шул инде,- дип уфтанып та куйды Габделәхәт Бариевич.

Язмам герое - балаларны 42 ел хезмәткә, осталыкка өйрәткән мөгаллим. Шуның 37 елын Саба урта мәктәбендә укыткан. Намуслы хезмәте өчен РСФСР Мә­гариф министрлыгының Мактау грамоталары алган, "Атказанган укытучы" исеменә лаек булган, "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнгән. Оста кат­нашы-булыш­лыгы белән ясалган кул эшләре белән мәктәп төрле бәйгеләрдә гел призлы урыннар алган. Шкатулкалар гына түгел, консерв банкасы калайларын да эшкә җигеп, кечкенә өстәл-урындыклар да ясый ветеран-укытучы. "Кил­сеннәр, карасыннар, хәзер дә ясап бирәм, Кирәк икән ясарга өйрәтәм",- ди Габделәхәт Гыймадиев һәм ветераннар оешмасына да кул эшләрен бүләк итте. Кызымның балалар бакчасында эшләгәнен белгәч, бер пакет кәгазьдән ясалган уенчыклар да бүләк итте әле. "Балаларны шулардан карап, пароходлар, күгәрченнәр, очкычлар ясарга өйрәтсен",- диде. Чыннан да, без кечкенә чакта кәгазь битләреннән андый уенчыкларны күп әмәлли идек. Аларны ясау серләре хәзерге балаларга да күчәргә тиеш. Гыймадиевлар гаиләсендә шушы тра­дицияләр саклана. Балалары тормышта үз урыннарын табып яшиләр. Хәзерге вакытта онык­лар сөеп матур гомер кичерәләр. Габделәхәт Гыймадиевның мавыктыргыч һөнәре югалмас дип уйлыйм.

Фәния Шәмсетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев