Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

I Халыкара хатын-кызлар конгрессында сабалылар да катнашты

21-22 августта Казанда "Хатын-кыз хәрәкәте һәм заманча дөнья" дип аталган I Халыкара хатын-кызлар конгрессы үтте. Бирегә төрле кыйтгалардан - Европа, Кытай һәм Африка илләреннән, Россиянең төрле төбәкләреннән, республика шәһәр һәм районнарыннан гүзәл затлар җыелды. Россия һәм чит илләрнең хатын-кыз оешмалары вәкилләре, социологлар, икътисадчылар, экспертлар, эшмәкәрләр катнашында узган чара тәҗрибә уртаклашу...

21-22 августта Казанда "Хатын-кыз хәрәкәте һәм заманча дөнья" дип аталган I Халыкара хатын-кызлар конгрессы үтте. Бирегә төрле кыйтгалардан - Европа, Кытай һәм Африка илләреннән, Россиянең төрле төбәкләреннән, республика шәһәр һәм районнарыннан гүзәл затлар җыелды. Россия һәм чит илләрнең хатын-кыз оешмалары вәкилләре, социологлар, икътисадчылар, экспертлар, эшмәкәрләр катнашында узган чара тәҗрибә уртаклашу уңаеннан оештырылган. Конгресста безнең районнан делегат булып район хатын-кызлар җәмәгать оешмасы советы рәисе, АПК һәм барлык тармак хезмәтчәннәре профсоюзының район комитеты рәисе Дания Галимуллина һәм Ике басу Арташ авылында яшәүче Илһамия Гаянова катнашты. Илһамия ханым ире Наил белән дистә елдан артык шәхси хуҗалыклардан сөт җыя.

- Конгресс бик ошады, төрле тармак буенча үз эшен булдырган хатын-кызлар белән аралашу тагын да көч өстәде, - ди Илһамия ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев