4 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Татарстанда кабат юл-транспорт һәлакәте: 1969 елгы хатын-кыз һәлак булган
Август аенда, ягъни 31 көндә Татарстандагы юлларда 67 кеше транспорт һәлакәтенә юлыгып әрәм булды, 855 кеше имгәнде, җитди җәрәхәтләнде - кешеләргә шәхси бәла-каза китергән 561 транспорт һәлакәте нәтиҗәсе әнә шундый. Гомере юлда фаҗигале төстә өзелгәннәрнең 6сы, имгәнүчеләрнең 186сы Казанда һәлакәткә очраган булган. Юлда фаҗигале төстә үлүчеләрнең исемлеген дәвам иттереп, 1...
-
Ришат Фазлыйәхмәтов Төркиядә никах укытырга ниятли
Ришат Фазлыйәхмәтов Төркиянең Истамбул шәһәрендә урнашкан Солтан-Әхмәт мәчетендә булачак тормыш юлдашы белән никах укытырга ниятли. Никах 19 сентябрьгә планлаштырылган. Яшьләр тиздән Истамбулга очарга тора. Әле күптән түгел генә Ришат булачак кәләше белән Төркиянең Анталия шәһәрендә ял итеп тә кайткан. Бүгенге көндә Ришат ЗАГСка язылышу гаризасы буенча йөри икән. Туйны Казанда...
-
I Халыкара хатын-кызлар конгрессында сабалылар да катнашты
21-22 августта Казанда "Хатын-кыз хәрәкәте һәм заманча дөнья" дип аталган I Халыкара хатын-кызлар конгрессы үтте. Бирегә төрле кыйтгалардан - Европа, Кытай һәм Африка илләреннән, Россиянең төрле төбәкләреннән, республика шәһәр һәм районнарыннан гүзәл затлар җыелды. Россия һәм чит илләрнең хатын-кыз оешмалары вәкилләре, социологлар, икътисадчылар, экспертлар, эшмәкәрләр катнашында узган чара тәҗрибә уртаклашу...
-
Татарстан кызы "Ледниковый период"та катнаша [+видео]
"Голос-2" проектында катнашкан Түбән Кама кызы "Беренче канал"ның тагын бер тапшыруына чакырулы. Түбән Камада туып үскән, бүгенге көндә Мәскәүдә яшәүче Алёна Тойминцева "Ледниковый период" шоуын төшерүдә катнаша. 21 яшькә кадәр ул бер тапкыр да тимераякта шуып карамаган булса да, әнисе сүзләренә карганда, Алёна боздагы чыгышларына бик тырышып әзреләнә. Проектта шулай...
-
Җәйге чорда кәҗә фермасында хезмәт куйган егетләргә планшет бүләк иткәннәр
"Лукоз Саба" кәҗә фермасында җәйге чорда хезмәт куйган - Инсаф Зарипов, Фазыл Гайфуллин, Искәндәр Газизов, Айзат Тимербаев, Таһир Хәеров планшетлы булды. Егетләр болынлыкларда, кырларда кәҗәләрне көттеләр. Җитәкчелек аларның эшеннән канәгать. "Лукоз" фермасы директоры Тарас Кожанов укучыларны Белем көне белән котлады.