Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иң матур бию – татар биюе

Бездә генә куллар да, аяк­лар да бии. Ни дисәң дә, иң матур бию – татар биюе инде... Камал театрында ул көнне шуңа охшаш фикерләрне еш ишетергә туры килде. Чөнки бу юлы халыкны театрга Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле җыйды. Ансамбль көчле тавышлы солистлары, халкыбыз хә­зинәсендәге иң матур җыр­лары, борынгы үрнәкләр­дән алып стильләштерелгән заманча биюләре белән истә калды. “Халкыбызның мирасы” дигән концерт сок­лан­дырды, елмайтты, елат­ты да.

Ансамбль Казанда елга бер тапкыр сагындырып кына концерт куя. Чөнки ул һаман юлда: чит илләрдә татар мәдәнияте белән таныштыра, Татарстан районнарында да бушлай концертлар куя. Коллективның сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов, ансамбльгә 80 ел тулу уңаеннан яңа клублар ачылган авылларда 44 концерт куйдык һәм һәвәскәр­ләр өчен мастер-класслар үткәрдек, ди әнә. Баш балетмейстер Раилә Гарипова мондый сәфәрләрдән үзе­без дә байыйбыз дип өсти. “Түгәрәк уен” фестивалендә төрле этник төркемнәрнең биюләрен язып алам, авылларда үзенчәлекле хәрәкәт күрсәм, шулай ук күңел сандыгына салып куям”, – ди балетмейстер. Шушы эзлә­нү­ләр нәтиҗәсендә безгә Гай­нә, Нижгар, Самара, Урмай, керәшен татарлары бию­ләрен күрергә насыйп булды. Бүген ансамбль Урал, Уфа татарлары биюен әзерләп ята. Ярмәк биюе үрнәген исә Раилә Гарипова Сама­раның “Ак каен” ансам­блен­нән алып кайткан булган.


Концертның беренче бүлеге ансамбльнең тарихына, аның беренче солисты, беренче профессиональ белемле җырчы Разыя Тимерхановага багышланган иде. Бу бүлектә аның улы, опера театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов истә­лек­лә­ре белән бүлеш­те. Үз ха­ти­рәләрен ветеран җырчы Назия Гатиятуллина да сөйләде. Менә аның чыгышы бер елмайтты, бер елатты да инде. Ул икешәр айга сәфәргә чыгып китү­ләрен, үзләренә ризык юнәтү өчен булган барлык ки­ем­нәрен сатып бе­те­рү­ләрен, тамак хакына Разыя ханым белән эстрадага китеп алулары турында сөй­ләде һәм сүзен, самими елмаеп, барыбер кызык үтте гомеребез, дип төгәлләде.


Концертның икенче бү­леге 75 яшьлеге уңаеннан баш хормейстер Венера Гәрәевага багышланган иде. Ничә буын җырчы әзер­ләп чыгарган, бүген дә талантлы яшьләр белән эш­ләгән белгечкә Бөтен­дөнья татар конгрессы башкарма коми­тетының “Татар халкы алдындагы хезмәтләре өчен” медале тапшырылды. Ансамбль директоры Юрий Жуков исә Венера Гәрәе­вага, Татарстан Президенты Указы бе­лән “Фидакарь хез­мәт өчен” медале тапшырылачак, дип сөенче алды.


Концертта “Сакмар су”, “Әллүки”, “Эрбет”, “Кара урман”, “Чалыштыру” кебек ал­тын фондка кергән ком­позицияләрне дә, “Юллык” (Хәлил Ишбердин хореографиясе), “Яңа Казан”, “Яло­во авылы көе”, “Татарлар” кебек өр-яңа үрнәк­ләрне дә күрдек. Әлеге кү­ренешләрне башка хореографлар да югары бәяләде. Әйтик, “Казан” бию ансамбле җитәкчесе Чулпан Закировага артист­ларның сәх­нәдә билгеле бер образ башкаруы, уйнаулары ошаган. Инде аз гына сәхнә арты серләрен дә чишик.


Биредә һәр чыгыш – аерым бер спектакль. Һәр бию­ченең (ансамбльдә 17 пар, 34 кеше) 15 пар аяк киеме генә бар. Алар барысы да артист­ның үлчәмен алып, аның аягы өчен генә тегелә. Тарихи компози­цияләр шул чорга тәңгәл булсын өчен, артистлар белән хореограф, балетмейстердан тыш, этнографлар, лингвистлар да эшли. Тамашачы артистларны, абау, барысы да бер төрле, дип карады. Моның да хик­мәте бар: ансамбльгә буе 169-170 см, авырлыгы 50-60 кг булган, чибәр, түзем һәм катлаулы хәрә­кәтләрне кабатлый алучы кешеләр генә эләгә ала. Әйтик, инде сәхнә идәненә ятып бетте дигәндә генә һа­вага томырылып мә­тәлчек атып китүне... Ан­самбльнең һәрбер солисты җәүһәргә тиң икән...

Фото: tatar-inform.ru

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев