Саба таңнары

Иң зур бәхет – әни исән булу!

Әниләр турында күпме язсам да, сөйләсәм дә, сүзләрем мәңге бетмәс төсле. Газиз әниемнең бакыйлыкка күчкәненә биш елдан артык вакыт узса да, бер генә минутка да исемнән чыкканы юк. Аны уйламыйча, еламыйча калганым бар микән? Юктыр. Еллар узган саен ныграк юксындыра, сагындыра гына.

Нинди генә эшкә тотынсам да, иң элек, әни исән булса ни әйтер иде микән дип, күңелем белән аның белән киңәшләшәм. Нигәдер һәрвакыт аның рухы янымда йөридер кебек. Төшләргә дә кергәли. Бик рәхәт була андый чакларда. Тик уянгач, бергә булган минутларның бары тик төш кенә икәнен белгәч, күңелне ямансулык баса. Көн саен бүген төшемә әни керсен иде дип йокларга ятам.
Без өч бала үстек. Гомеребез буе әти-әни дип яшәдек. Алар исән чакта туган нигез безгә ниндидер бер тылсымлы бишек сыман тоелды. Әллә нинди күренмәс җепләр безне шунда бәйләп куйды. Мулдан яшәделәр. Мал-туар, кош-кортны күпләп асрадылар. Ел саен җәйге ялларны урманда алар белән печән чабып үткәрә идек. Әти килү белән шалаш ясап куя, йоклар өчен палатка кора. Учак ягып аш пешереп, бергәләшеп табын янында көлешә-көлешә утырган чакларда бездән дә бәхетле кеше булмагандыр. Хәзер җыелышкач: "Унышар "КамАЗ" машинасы урман печәнен чалгы белән ничекләр чаптык икән", - дип шаккатып сөйләшәбез. Шул әти белән әнинең күңеле булсын дип тырышканбыздыр инде.

Яллар җитсә, тизрәк авылга кайту ягын карадык. Әти мәрхүм: "Кызым, кайчан кайтасыз? Әниегез мичкә бәлеш тыкты, мин мунча ягып җибәрдем", - дип, ферма өенә барып телефоннан чылтырата иде. Балалар белән бергә кайткач сөенеп каршы алырлар иде. Мондый рәхәтлек мәңге бетмәс, гел шулай булыр кебек тоелды.

Мин кайбер балаларның туган нигезләренә, әти-әниләре янына сирәк кайтуларына шаккатам. Әллә ни ерак тормасалар да, ике-өч айга бер генә күренеп китәләр. Бер танышымнан әти-әнисе турында гел сораштырам. Сагына. Үзәге өзелгәнен күзләреннән күрәм. "И-и, бик сирәк кайтабыз шул. Кайтсак та хәлләрен беләбез дә, көнендә китәбез. Күбрәк ир ягында инде... Отпуск та шунда уза", - дигәч, әллә нишләп киттем. Кадерләп үстергән балаларын бер күрергә тилмергән әти-әнисе күз алдыма килеп басты. Ике якны да тигез күрергә кирәк тә бит, тик нигәдер кыз баланың, килен кешенең дә әти-әнисе барын оныталар шул. Үзем белән булган бер вакыйга һич исемнән чыкмый. Кияүгә чыккач, атна азагында авылга ир белән минекеләрнең хәлен белергә кайтабыз. Бер кайттык, ике кайттык... Ирнекеләргә бу ошамый башлады. Югыйсә, атна буе килен хезмәте күрсәтәм, сүзе булмасын дип ярарга тырышам. Юк, ярамадым. Көннәрдән бер көнне миңа: "Кыз бала кияүгә чыккач ата-анасын оныта ул", - дигәч, ни әйтергә белмичә, аклы-күкле булып аңгыраеп тордым. Аннары аңыма килгәч: "Ирсез калсам калам, ләкин әти-әнием исән чагында аларны мәңге ташламыйм", - дип өздереп әйттем. Нәрсә уйлаганнардыр - белмим, ләкин дәшмәделәр (хәзер барысының да урыннары оҗмахта булсын). Өйләнешеп, яисә кияүгә чыккач, ике якны да тигез күрергә, гадел булырга кирәк дип саныйм. Кадерләп үстергән улын, кызын бер күрергә тилмергән ананың йөрәгендә ниләр ятканын берүзе генә беләдер. Бәгырьләре телгәләнсә дә, рәнҗеми дә, үпкәләми дә, зарланмый да ул. "Ярар, берүк балаларым әйбәт торсын", - дип сабыр гына яши. Балалары исән-сау булып та, ялгызлыкта, мохтаҗлыкта тилмереп гомер кичерүче күпме аналарны беләм. Җиде бала үстергән бер ана балаларына сыймый. Язын бәрәңге утыртыр вакыт җитсә, балалары "син кайт, нигә мин генә" дип, бер-берсе белән талашып яталар. Ул апага кыш чыгарга ике-өч чиләк бәрәңге җитәдер. Күршеләреннән оялып: "Эшләре күп шул, кайта алмыйлар, кеше яллап утыртырга кушып, акча җибәргәннәр", - дип аклана ул. Кайдан чыксын инде ул балаларга акча җибәрү?! Шул мескен карчыкның пенсиясен "бу айда миңа тиеш" дип, өмет итеп яталар.

Берәүнең "Татарстан яшьләре"нә ирен яклап, әнисе белән унбиш елдан артык күрешмәве турында язганын укыгач, әллә нишләп киттем. Ир бирмәк, җан бирмәк булса да, бу дөньяда әнидән дә газиз кеше юк. Унбиш көн генә түгел, унбиш ел бит ул! Анасын ташлаган бу хатынның эчендә җаны юктыр. Төннәрен ничек йоклый микән ул? Гомер ул бер мизгел генә, сизелми үтә дә китә. Сеңлем димме сиңа, әниең исән чагында янына бүген үк бар. Алларына тезләнеп, ансыз узган дистәләгән елларың өчен гафу сора. Үзеңне аның урынына куеп кара әле. Әни кеше баласына бары тик яхшылык кына тели. "Ирең хыянәт итә", - дигән сүз өчен газиз кешене ташламыйлар. Әниеңне читкә кагып, гаиләне саклап калу әле ул бәхет түгел. Аның сине, оныкларын күрәсе килмидер дип уйлыйсыңмы? Бу еллар эчендә йөрәге хәсрәттән теткәләнеп беткәндер инде.

Нигәдер безгә әниләр чирләмәскә, үлмәскә тиеш кебек тоела. Алай түгел икән шул. Яшиләр дә көннәрдән бер көнне, безне ятим итеп, мәңгелек йортка китеп тә баралар. Анда инде безнең аларга исән чакларында әйтергә өлгермәгән матур сүзләребез дә, назларыбыз да барып җитми. Сырхауханәдә операциядән соң әнинең җаны җир белән күк арасында эленеп торганда берәрсе: "Гомерен кайтарып була!" - дисәләр, бөтен мөлкәтемне генә түгел, ярты гомеремне биргән булыр идем.

Әйткәнемчә, без өчебез дә әни дип яшәдек. Аның сүзе безгә закон булды. Яшәгән гомердә заманның төрлесен күрдек. Ничә айлар буе хезмәт хакы да алмаган чаклар булды. Ләкин барыбер, әни янына кайтканда үзебезнең авыздан өзеп булса да, аңа күчтәнәчен алдык. Тормыш корып аякка басканда акчаның җиткән чагы юк инде аның. Киенәсе дә килә, ашыйсы да, әнине дә сөендерәсе килә. Бер чит җиргә бара калсам, иң беренче аңа матур күлмәк, яулык ала идем. Мин әнинең төчеләнеп безне сөюен хәтерләмим. Безне иркәләп-назлап утырырга аның вакыты да булмагандыр инде. Иртә таңнан кичкә кадәр фермада иде. Кешедән ким яшәмәскә тырышып, безне кеше итү өчен эшләде дә эшләде. Тормыш булгач төрлесе булгандыр - каршы да әйтелгәндер, юкка үпкәләп тә йөрелгәндер, бәлки ялгыш рәнҗеткәнмендер дә. Ләкин ни генә булмасын, мин әнигә борчу китермәскә тырышып яшәдем. Тормышымда әллә нинди авырлыклар булды - сиздермәдем.

Әни исән чагында, аягында йөргәндә үк безгә бәхиллеген бирде. "Кызым, мин үлгәч мал бүлеп, берүк кеше көлдерә күрмәгез. Бер-берегез белән дус булыгыз. Яшәгән вакытта мин сездән риза булдым, барыгызга да бәхил", - диде. "Әни, әле яшисең", - дип тынычландыргандай иттем аны. Ләкин шулай да: "Күңелең тыныч булсын, нигезне ташламыйбыз, сатмыйбыз да. Кайсыбыз кайтса да ишеге ачык булачак", - дип җавап бирдем. Минем бу сүзләрне ишеткәч, әнием рәхмәт әйтеп, елмайгандай итте. Аллага шөкер, сүзебездә тордык, туган нигезне ташламыйбыз, өчебез дә кулдан килгән кадәр карап, ныгытып торабыз. Бакча, ишегаллары гөлчәчәккә күмелеп утыра. Ни генә эшләсәк тә, әни белән әти ни әйтерләр иде микән дибез. Күрше апасы кайткан саен: "Әниең белән әтиеңне төшемдә күрдем. Икесе дә ак күлмәктән иде. Сөенәләрдер инде", - дип төшен сөйли. Ул безнекеләрне шулай бик еш күрә. Әти белән әни сөенәдер дип уйлагач, безгә дә рәхәт. Исән чагында кадер-хөрмәт күрсәтсәк тә, мәрхүмнәрне мәңгелеккә озаткач нык уйландыра икән. Барыбер нәрсәдер үкенечкә кала, рәхмәтләребезне, матур сүзләребезне җитәрлек әйтә алмадык кебек тоела.

Кеше бу дөньяда кунак кына. Исән чакларында газизләрегезнең кадерләрен белегез, рәхмәтегезне бүген әйтергә ашыгыгыз. Алар балаларының, оныкларының назына бик тә мохтаҗ. Күчтәнәчләр, бүләкләр төяп ешрак кайтырга тырышыгыз. Әни исән булып, аның барлыгын тоеп яшәүдән дә зур бәхет юк икән ул!


Дания ШӘРИПОВА

http://tatyash.ru/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: