Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ике егет инвалид кызны көчләгән

Россия Тикшерү комитеты Татарстан идарәсенең Чистай районара бүлеге тарафыннан 18 яшьлек Николай Секалин һәм аның 15 яшьлек танышына карата җинаять эше кузгатылды.

Егетләр Россия Җинаять кодексының 131 нче маддәсе 3 нче бүлек "а" пунктына туры килгән (балигъ булмаган кешегә карата җенси характердагы көчләү гамәлләре куллану) гамәлләр кылуда шикләнелә.
Тикшерү фаразлары буенча, 28 август кичендә Алексеевск бистәсендә Чулман елгасы буенда шикләнелүче егетләр яшьләр компаниясе белән ял итә. Берара алар 16 яшьлек инвалид кызны читкә алып китә һәм җенси характердагы көчләү гамәлләре кыла һәм көчлиләр.
Әлеге хәл турында кыз якыннарына әйтә, шикле егетләр тоткарлана. Секалин үз гаебен таныган, ә балигъ булмаган дусты күрсәтмә бирүдән баш тарта.
Суд тарафыннан егетләр сак астына алынды. Тикшерү эше дәвам итә.
http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев