Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

IKEA берничә көннән складларындагы товарларын арзан бәядән сата башлаячак

Шушы араларда IKEA кибетләр челтәре “распродажа” оештырачак. Бу хакта компания сайтында хәбәр ителә. “Моңарчы фәкать IKEA хезмәткәрләренә генә кибеттән товарлар сатып алу мөмкинлеге тудырылган иде. Берничә көннән соң IKEA товарларын инде теләсә кем компания сайты аша юнәтә алачак.

IKEA кибетләрендә товарлар сатылмаячак”, – диелә Швеция компаниясе сайтындагы хәбәрдә.
Исегезгә төшерәбез: IKEA, Украинада махсус хәрби операция башлану сәбәпле, 3 мартта Россиядә үз эшчәнлеген туктатып торуы турында игълан иткән иде. Соңыннан компания, тулы кыйммәтле эшчәнлеге өчен товарлар белән тәэмин итеп булмау сәбәпле, 31 августка кадәр эшләмәячәген белдерде. Ә инде 15 июньдә IKEAның Киров, Ленинград һәм Новгород өлкәләрендәге фабрикаларын ябачагы, үз производстволарындагы хезмәткәрләрен кыскартачагы мәгълүм булды. Хәзер аның Россия складларындагы товарларын сатып бетерү планлаштырыла.
Компаниянең Россиядәге 12 шәһәрдә, шул исәптән Казанда 26 кибете бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев