Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Икътисад министрлыгы Татарстан эшкуарларына бухгалтерия алып бару буенча бушлай хезмәт күрсәтәчәк

Татарстан республикасы Икътисад министрлыгына караган "Минем бизнес" төбәк үзәге республика эшкуарларына "Кече һәм урта эшкуарлык, индивидуаль эшкуарлык инициативасына ярдәм" милли проекты кысаларында бухгалтерлык, салым, кадрлар исәбен алу һәм хезмәт хакын исәпләү аутсорсингы буенча хезмәт күрсәтә башлады.

Салым салуның гадиләштерелгән яки гомуми системасын кулланучы һәм штатта ялланган өч хезмәткәр булган хезмәт күрсәтү ( такси, шәхси белем бирү хезмәтләре) өлкәсе эшмәкәрләренә ярдәм итү өчен 6 айга бухгалтерияне алып бару каралган. Эшмәкәрләр өчен  "Минем бухгалтериям. Аутсорсинг" конференциясе узды. Тәҗрибәле белгечләр бухгалтерлык һәм салым исәбе алып барырга, хисапларны тиешле органнарга тапшырырга ярдәм итәчәкләр.

Программаны тормышка ашыру өчен "Минем бизнес" төбәк үзәге җавап бирә. Үзәк Татарстанның эшмәкәрлек эшчәнлеге субъектлары өчен, шул исәптән бухгалтерия алып бару буенча финанс булмаган хезмәтләрнең киң спектрын күрсәтә. Оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр хезмәт күрсәтүнең өч вариантыннан файдалана алалар:

1. Бухгалтер, салым, кадрлар исәбе һәм хезмәт хакын исәпләү буенча комплекслы хезмәт күрсәтү. Белгечләр салымнарны исәплиләр, хисапларны вакытында тапшырачаклар, кадрларны исәпкә алып, даими түләүләрне профессиональ рәвештә башкарып чыгачаклар.

2. Хезмәт хакын исәпләү һәм кадрлар белән идарә итү. Сервис хезмәткәрләр белән исәп-хисапларны вакытында үткәрергә һәм барлык кадрлар мәсьәләләрен хәл итәргә ярдәм итәчәк. 

3. Узган елларда булган исәп-хисапны торгызу. Экспертлар компаниянең финанс һәм салым хисаплылыгын тәртипкә китерәчәкләр. Башта сезнең хисап базагызның торышын, кирәкле барлык документларның булу-булмавын һәм аларны төзүнең төгәллеген тикшерәчәкләр. Мондый аудит  нинди документацияне төзәтергә яки торгызырга кирәк икәнлеген аңларга ярдәм итәчәк.

Хезмәт алу өчен гаризаны Казан шәһәре, Петербург ур., 28 адресы буенча бирергә мөмкин.

Хезмәт күрсәтүне тере чират тәртибендә алырга мөмкин, терминалда документлар бирү талонын алып, яки алдан сайтта язылырга мөмкин: www.uslugi.tatarstan.ru Шулай ук Фондның теләсә кайсы муниципаль берәмлегендә региональ вәкиленә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 8 (843) 524-90-90 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектының максаты - аның үсешенең барлык этапларында: старт идеясеннән башлап, киңәюгә һәм экспортка чыгуга кадәр бизнеска ярдәм итү. РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән эшләнгән илкүләм проектлар 2019 елда старт алды.

Чыганак: Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X