Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илдә Матәм көне

31 октябрь иртәсендә Мисырдан Россия туристларын алып кайтучы самолет һәлакәткә очрад


Әлеге һәлакәт бөтен дөньяны тетрәндерде: "Когалымавиа" авиакомпаниясенең Airbus A-321 самолеты Шарм-эш-Шейхтан очып киткәч, Синай ярымутравы өстендә радар экраннарыннан югала. Аннары самолет егылып төшкән урын да табыла. Һәлакәткә очраган самолетта 7 экипаж вәкиле һәм 217 пассажир һәлак була.
Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә иртәгә илдә матәм көне игълан ителде.
Һәлакәт булган урында коткаручылар эшли. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Һәлак булучыларның җәсәде белән беренче борты Россиягә бүген кич кайтырга тиеш. Һәлакәт урыныннан беренче видеолар да пәйда булды.Бөтен ил кайгыда. Ә Санкт-Петербургның "Пулково" аэропортындагы хәлне сүз белән генә дә аңлатырлык түгел. Якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/50440-ildә-matәm-kөne-baryibyiz-da-kaygyira-%20video.html


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев