Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илдар Халиков: "Бер генә автобус та балаларны рөхсәтсез йөртмәячәк"

Диспетчерлык үзәге контролендә булмаган очракта, балалар утырткан автобуслар ЮХИДИ машинасы озатуында дислокация урынына кире кайтарылачак.

(Казан, 29 декабрь, "Татар-информ", Арсений Маврин). Рөхсәтсез килеш балаларны йөрткән теләсә-нинди факт гадәттән тыш хәл буларак кабул ителәчәк. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Татарстан Хөкүмәте йортында Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышында җиткерде.

"Килештерелмәгән, базага кертелмәгән, республиканың транспорт министрлыгының тәүлек буе эшләүче диспетчерлык үзәге контролендә булмаган килеш балалар белән маршрутка чыгу үзе үк гадәттән тыш хәл. Һәр ЮХИДИ, мәгариф системасы хезмәткәре юлда балалар белән машина, я автобусны күргәндә туктатып, ул тәүлек буе эшләүче диспетчерлык үзәге контролендә булмаган очракта ЮХИДИ машинасы озатуында дислокация урынына кире кайтарырга тиеш, биредә башка вариантлар юк", - дип күрсәтмә бирде Илдар Халиков.

Республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин: "Регламент буенча өч көн кала Мәгариф һәм фән министрлыгына, Транспорт һәм юл хуҗалыгы һәм Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыкларына транспорт чараларының хәрәкәте турында мәгълүмат җибәрелергә тиеш. Автобусларның техник торышы һәм хәбәр итү кнопкасы тикшерелгән булуы мөһим. Шуннан соң гына алар маршрутка чыга ала. Калган очракларда балалар белән юлга чыгу тыела", - дип искәртте.

Сүз балаларны Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган чараларга гына түгел, гомумән, төркем белән балаларны йөрткән очраклардагы транспорт турында да бара.

http://tatar-inform.tatar/news/2016/12/29/132394/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев