Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илдар Әхмәтов ни өчен җырламый башлаган?

Җәйге айларда популяр җырчы Илдар Әхмәтовның Сабантуйларда да, бер генә бәйрәм чараларында да күренгәне юк. Аның авыл җанлы егет икәнен истә тотып, туган якларында бик зур эшләр белән мәшгуль булып йөри торгандыр күрәсең дип, үзенә шалтыратырга булдык. -Әллә нинди зур эшләр эшләгәнебез юк анысы, - диде Илдар миңа җавап итеп....

Җәйге айларда популяр җырчы Илдар Әхмәтовның Сабантуйларда да, бер генә бәйрәм чараларында да күренгәне юк. Аның авыл җанлы егет икәнен истә тотып, туган якларында бик зур эшләр белән мәшгуль булып йөри торгандыр күрәсең дип, үзенә шалтыратырга булдык.

-Әллә нинди зур эшләр эшләгәнебез юк анысы, - диде Илдар миңа җавап итеп. - Авылга да кайтабыз, шәһәрдә дә торабыз. Көндәлек эшләре дә, ялы да бер дәрәҗәдә тыныч кына бара.

-Илдар, соңгы айларда киң җәмәгатьчелеккә бер дә чыкмый башладың ахыры. Әллә мин генә ялгышаммы?
-Юктыр, юктыр, ялгышмыйсыздыр… Әгәр төгәл хәтерләсәм, соңгы тапкыр май башында "солянка" концертында чыгыш ясаган идем.
-Бөтенләйгә җырлаудан туктарга җыенмыйсыңдыр бит?
-Юк анысы (Көлә), тагын бер-ике генә ел булса да чыгыш ясап каласы иде әле…
-Бигрәк төшенке уйларга бирелгәнсең әле син. Болай уйларга җитди сәбәпләр юктыр бит?
-"Барс медиа" агентлыгы белән ун ел эшләү дәверендә төрлесен күрергә туры килде. Әлеге компания дөрестән дә яшьләргә бик нык ярдәм итә, стимул бирә. Иҗатларын беркем дә белмәгән егет-кызлар зур өметләр баглап киләләр, күтәреләләр, аннан соң җитәкчелеккә ниндидер таләпләр куеп, үзләрен күрсәтә башлыйлар. Миндә андый нәрсә булмады. Һәрвакытта да кем аркасында танылганымны белеп-аңлап тордым. Һәм төрле аңлашылмаучылыклар килеп чыкканда да, ачыктан-ачык каршылыкка кермәскә тырыша идем. Әмма җитәкчелек тә моны дөрес аңламады ахыры. Төрле яклап "кыса" башладылар. Бу аеруча финанс мәсьәләләренә кагыла. Шуңа күрә гаиләдә тынычсызлык, каршылыклар булганда эшкә кул бармаган кебек, минем дә соңгы вакытларда сәхнәләргә чыгып җырларга күңелем үсми башлады, хәтта радио да тыңламыйм хәзер. Без бит иҗат кешесе һәр нәрсәне дә күңел аша үткәрәбез, йөрәккә якын алабыз.
-Хәйрия концертларында җырлыйсыңмы син, Илдар?
-Җырлыйм мин анда, әмма бик сирәк. Елына бер-ике тапкыр. Соңгы вакытта бик күбәеп китте әле алар. Без, артист халкы, чын күңелдән килеп чыгыш ясыйбыз. Изге эшкә үз өлешебезне кертәбез дип сөенәбез. Тик… Кайвакыт шундый-шундый хәйрия концертында чыгыш ясарга кил әле, дип шалтыраталар. Башта кем мөрәҗәгать итүенә, аннан соң тамашаның нинди залда үтәчәгенә игътибар итәм. Күңелемә ятмый икән, бармыйм. Әгәр концерт кыйммәтле, купшы залларда үтә икән, күңелгә шик керә… Андый чаралар артык купшы булмаган, гади, тыйнак залда узарга тиештер дип уйлыйм.
-Илдар, гафу ит, концертларда чыгыш ясамагач (әлеге күренешне вакытлыча гына дип уйлыйсы килә), гаиләңнең матди хәлен ничек кайгыртасың соң?
-Төрле юлларын табабыз инде, ач утырган юк анысы (Көлә). Металл белән бәйле эшем бар. Аннан соң бер ел элек рәсми төстә "Ливадия" ял йортына мәдәни чаралар оештыручы булып урнашкан идем. Шунда эшлим.


Зөһрә Садыйкова

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев