Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илгә таралган Җиһанша оныклары

Шәҗәрә – буыннар чылбыры сәхифәсе

Шәмәрдән мәдәният йортында  “Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы – тарихта без эзлебез” шәҗәрә фестивале бара. Сәхнәгә Кече  Шы­­ңарның һәм Олы Шыңарның Җиһанша нәселе дәвамчылары  чыга. Аның  биш  улы булган (Сәетгәрәй,  Тимерша, Зариф, Әхмәтгәрәй, Закир­җан). Сәхнәдә исә Сәетгәрәй  улы Сабирның  төнлә авылга  кайтып, халыкны ашлык җыярга  чыккан продотрядлардан икмәкне яшерергә чакырган вакыты күрсәтелде. Җи­һанша  оныгы, шулай итеп, Шыңар халкын болай да юк  ризыкларны тартып  алынудан йолып кала.

“Сабир минем әнинең абыйсы. Бу вакыйга тормыштан алынган. Әлбәттә,   театральләштерелеп бирелде. Ул продотряд киләчәге турында ышанычлы кешеләргә генә әйткән. Халыкны җыеп сөйләсә, совет властена каршы коткы таратучы булыр  иде.  Шулай да репрессия  аны  читләтеп  үтми.  Ул НКВД карары нигезендә атылган.  Кайсы елда икәнлеге төгәл билгеле түгел. Кызыксынып  китеп, эзләнүгә керешкән идем, Татарстан архивында бернинди мәгълүмат табылмады. Шулай ук Сабирның Ленин даирәсендә эшләгәнлеге дә мәгълүм. Монысына да төгәл  ачыклык  кертәсе бар. Мин  балачагымның шактый өлешен Кече Шыңарда Сәетгәрәй  картның җәмәгате Мәрьямбикә әби янында үткәрдем. Сабир  абыйның чормада китап-дәфтәрләре, сандык белән әйберләре барлыгын хәтерлим. Безгә анда менәргә  ярамады.  Аннары инде  таралыштык һәм  йортны  сүткәндә алар юкка  чыккан”, – дип  сөйләде фестивальдә катнашкан Хәбир Хәмит улы Шәйхетдинов.

Ул эзләнүләрне дәвам итә. Казан губернасының  Олы  Шыңар авылы  дәүләт  крестьяннарының ревизия  сказкалары һәм  метрикә  язуларыннан шактый  архив  белешмәләре  алдырган. Максаты – үзе исән чагында нәсел шәҗәрәсен оныкларга, аларның балаларына мирас итеп калдыру. Зиратларда да балалары  кечкенә  чагында аларга бабаларының  каберләрен  тикмәгә күрсәтеп йөрмәгән. 

   Калининга кадәр барып җиткән

 

Хәбир Шәйхетдиновның үз  бабасы Шәмсиәхмәтнең язмышы да китап итеп  язарлык. “Ул ат җанлы кеше булган. Беренче  Бөтендөнья  сугышында  катнашкан. Снаряд  шартлагач, блиндажда күмелеп калып чукракланган. Бераздан күпмедер ишетә башлаганын сиздермәгән. Госпитальдә ятканда җырлашып утырган татарлар янына килгәч,  моның баш артында сиздерми генә пистолеттан атканнар. Әмма бабай бернинди сискәнү билгесе  сиздермәгән.   Шуннан  соң  авылга  кайткан. Казахстан якларына Солтан  абый белән ат  куганнар. Маклер булып та  йөргән.  1921  елгы  ачлыкта (ул  вакытта аңа 30  яшь), аты булуы аркасында Казаннан Америка  паегын да юллап  алып  кайтып, Шыңар кешеләрен  үлемнән  алып  калган. Шул сәбәпле ул чорда безнең якта халык  азрак кырылган. Моны  статистика раслый. Колхозга  кермәгән. 1931  ел башында ярлылар комите­ты әгъзасы  Харис  абый бабайга, без шун­дый  карар  чыгардык, иртәгә   си­не таларга  киләбез.  Син – башкалар  хезмәтеннән  файдаланмаган, авылны  ачлыктан  саклап  калган  кеше,   бернинди  гаебең  юк, кач, яшерен, дип киңәш итә. Һәм үзе үк бабайны  Тәмте авылы егетенә  кияүгә  чыккан 1885  елгы апасы Хәбибелнур янына  илтеп  куя. Бертуганы  аңа ниндидер  кәгазь юллап  алып    бирә. Бабай шул кәгазь белән Мәскәүгә чыгып китә. Югары  Совет Президиумы Рәисе Калинин янына керергә языла. Чираты  килеп җиткәнче, тамагын туйдырыр өчен 3-4 ай метро төзелешендә эшли. Сталинның газетада  чыккан мәкаләсе нигезендә күмәкләштерүнең бераз йомшаган  вакыты. Шуннан  файдаланып бабай, колхозга  кермәсәң дә  ярый, дигән  язу  алып  кайта һәм ялгызак крестьян булып кала.  Колхозга  керми. Моннан 4-5 авылдашы да файдалана. Алар Сабага НКВДга  чакырылгач, Шәмсиәхмәт  керсә, колхозга керәбез дип каршы торалар.  Ә бабай: “Нәрсә,  сезгә  Калинин   сүзе  закон  түгелмени?” – дип  кенә  җибәрә.  Ул  сугыш  вакытында  Казанда  аты белән  хәрби заводта  эшли. Үгез  җигеп тә гаиләсен  туйдырган.  1952  елда 61  яшендә дөнья  куйган. Әле бабайның  НКВД документларын табып бетерәсе бар”, – ди Хәбир Хәмит  улы. 

 

  Ике  хаҗи оныгы    кавышкан

Җиһанша нәселендәге тагын бер игътибарга лаек   тарихка  тукталыйк. 1900 елларда аның  улы Сәетгәрәй җәяүләп Мәккәгә бара. Яңа гасыр башында Кече Шыңардан Хуҗаәхмәт  исемле кеше дә хаҗ кыла. Әлбәттә,  алар бер-берсе белән  очрашмыйлар.  Күпмедер  вакыттан   соң  Сәетгәрәйнең  кызы Сәгадәт һәм  Хуҗаәхмәтнең  улы  Вәлиәхмәт Үзбәкстанга китәләр. Шулай ук бер-берсен белмиләр. Әмма аларның балалары,  ягъни хаҗиларның оныклары  Рәшит белән  Илсөярнең  Ташкентта юллары  кисешә  һәм алар гаилә коралар. “Менә ул  язмыш ничек очраштыра, нәсел ничек тармаклана. Сәгадәтнең кызы Илсөяр гомере буе мактаулы табиб иде,  фәнни-тикшеренү  эшләре  алып  барды. Аның  кызы Рушания Ташкентта әйдәп баручы  эндокринолог, уллары Азат Германиянең  Мюнхен шәһәрендә программист, Рифат Мәскәүдә  эшли. Сәгадәтнең Түбән Камада яшәүче  улы  Илһам да, бабасы традицияләрен дәвам итеп,  Хаҗга барды. Тагын бер  улы Хәлим Бөтенроссия  электр тармагы профсоюзларының республика оешма рәисе,  Россиянең һәм Татарстанның  атказанган энергетигы”, – дип  сөйли Хәбир Шәйхетдинов. 

Әлбәттә, әтиеңнең әтисе турында гына мәгълүматлы булу шәҗәрә дигән  сүз түгел әле. Җиде  бабаңны белү фарыз. Изге максатка ирешелә. Архив документлары нигезендә Җиһаншаның әтисе Абдрахман Абдулгазинның 1790-1844 елларда  яшәгәнлеге  ачыклана.

Алга таба буыннар чылбыры  тү­бән­дәге хронология белән төзелә: Аб­дулгази Мортазин (1749-1817) → Мор­таза Мостафин (1727) → Мос­тафа Полатов (1691-1755) → Полатко Маметов (1667) → Мамет Дәүликиев (1644) → Дәүликий (1615). Уналтынчы гасыр инде  соңгы чик. Аңа  кадәр га­ди  крестьяннарны ревизия сказкала­рында теркәү күпчелек төбәкләрдә үткәрелмәгән. Димәк, 11нче буын  бабасының исемнәрен белә дигән  сүз.

Нәсел дәвамчылары –  зыялы затлар

Нәсел шәҗәрәсен бабасы  ягыннан шушы эзлеклелектә Җиһаншаның  улы Тимершаның оныгы Наил Тимершин  ачыклаган.  Ул 1973-1974  елларда район авыл  хуҗалыгы  идарәсендә ОКСта хезмәт  юлын башлый. Аннары гомере буе Түбән Камада төзелештә эшли.  Химия,  Таиф НК,  Танеко заводларын төзүдә генподряд оешмасы белән җитәкчелек итә. Татарстанның  атказанган, Россиянең мактаулы төзүчесе.  “Мин  мәктәптә  укыганда Тимерша бабайны мунча  кертә  идем. Ул миңа ничек Түбән Новгородка тимер-томырга, Астраханьга ярминкәгә барганнарын сөйли иде. Шул вакытта ук бабамнар белән кызыксыну  уянып  калды. Әтинең  сөйләве  буенча, Тимерша бабай  башкалар дисәтинә җиренә  барганчы  эшен бетереп  кайта торган  булган. Былтыр Кече  Шыңарга кайткач, нәсел агачы  ясату теләге белән тарих институтына бардым. Фәнни хезмәткәрләр булышлыгында Тимершиннарның 13 буынын ачыкладык. Алар барысы да язма документлар нигезендә расланган. Тарих фәннәре  кандидаты Рөстәм Әминов белән әле дә элемтәдә. Күптән түгел безнең  нәсел тамгасы да табылды. Хәзер Җиһаншаның бишенче улы бабайның балалары турындагы мәгълүматларны да тулыландыру бара”, – ди Наил Тимершин.

Мин фотога төшергән нәсел  ага­чында Әхмәтгәрәй буыны әле тар­мак­ланмаган.  Аның бер кызы Нә­гыймә Сабирова тел һәм әдәбият  институтында  эшләгән,  Муса Җә­лилнең  “Моабит  дәфтәрләре”н  га­рәпчәдән татарчага күчергән галим. Кыска хикәяләр авторы.  Аның “Колхоз байрагы” (хәзер “Саба таңнары”) газетасында эшләве дә  мәгълүм. 

Гомумән, Җиһанша нәселен укымышлы, зыялы кешеләр дәвам итә. Наил Тимершинның да ике улы һәм бер  кызы үзе белем алган төзүче-инженерлар институтын тәмамлаган. Хәбир Шәйхетдиновның энесе Хәлил Хәмит улы спорт министры  урынбасары, Россиянең атказанган физик  культура хезмәткәре. Авылның шәҗәрәсен булдыру турында  да кайгырта. Кызлары Айгөл Кытай балаларына  инглиз теленнән белем бирә. Диләрәләре Мәскәүдә халыкара  мөнәсәбәтләр университетында  укый. 

Язманы Хәбир Шәйхетдинов сүз­­ләре белән тәмамлыйк: “Нык әзер­­лек соралган шәҗәрә фестива­ле (мәдәният  хезмәткәрләренә рәх­мәт­тән башка   сүз юк) үткәрү әле эшнең яртысы гына.  Менә шуннан  соң  тамашаны караган һич югы 2-3 кеше ерак бабалары белән  кызыксына башласа – максатка ирешелгән була”.

Фәнил Мәүлетов әзерләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев