Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ильмира Нәгыймова бәхетенә күз тиюдән курыккан

Ике атна элек популяр җырчылар Ильмира Нәгыймова белән Руслан Кираметдиновларның гаиләләрендәге зур вакыйга турында белешеп шалтыраткач, булачак әни миңа: "Бераз гына түзик инде. Күп булса ике атна вакыт калып бара. Бәби көтүем турында хәбәр итәсем килми иде. Мөмкин булса, язмый тор әле әлегә. Сабыем дөньяга исән-сау аваз салу белән үк...

Ике атна элек популяр җырчылар Ильмира Нәгыймова белән Руслан Кираметдиновларның гаиләләрендәге зур вакыйга турында белешеп шалтыраткач, булачак әни миңа: "Бераз гына түзик инде. Күп булса ике атна вакыт калып бара. Бәби көтүем турында хәбәр итәсем килми иде. Мөмкин булса, язмый тор әле әлегә. Сабыем дөньяга исән-сау аваз салу белән үк хәбәр итәрмен", - дигән иде. Һәм менә, сөенечле хәбәр озак көттермәде, Ильмира икенче тапкыр әни булды.


Республика көне иртәсендә, төгәлрәге, сәгать алтыда Ильмирабыз икенче тапкыр әни булды. Җырчы тиздән өч яшен тутырачак улы Камилгә сеңелкәш алып кайтты.

- Куанычым эчемә сыймый! Миңа шундый рәхәт... Кызыбызның туу вакыты 11 сентябрьгә дип билгеләнгән иде. Әмма мин аны иртәрәк табармын дип сизендем. Икенче бала булганга күрә дә, аннан соң гадәттә, кызлар иртәрәк тә туа, диләр. Аллага шөкер, барысы да яхшы. 38 атнада дөньяга аваз салган бәхет төенчегебез өч кг авырлыкта, 50 см озынлыкта булып туды. Улыбызга исемне үзем куштырган идем. Руслан кызыбызга Ясминә исемен сайлады.

- Ильмира, бәби көтүегез турында киң җәмәгатьчелеккә белгертергә теләмәвегезнең сәбәбе күз тиюдән курку идеме соң?
- Әйе, күз тиюдән курыктым. Беренчесе ир бала булгач, икенчесенең кыз булуын теләдем. Беренче УЗИда ук кыз бала икәнлеген әйттеләр. Әмма ышанмадым. Икенче тикшеренүне дә бик дулкынланып көттем. Анда да кыз диеп чыгардылар. Өченче УЗИ ясагач кына чынлап торып ышанып беткәнмендер.

- Ильмира, тамашачы үзегезне сәхнәдә якын киләчәктә күрә алачакмы инде?
- Мин баламны имезергә җыенам. Шуңа күрә сәхнәгә чыгу турында әлегә уйламыйм да. Кызыбыз бераз үскәч кенә концертларда чыгыш ясый башларбыз дип торам. Улыма да бер яшькә кадәр күкрәк сөте ашаттым.

...Ильмира-Руслан, без дә сезнең гаиләгезне шундый матур вакыйга белән котлыйбыз. Кызыгыз сау-сәламәт, тәүфыйклы булсын да, сезгә бәхет, сөенеч кенә китерсен.


Зөһрә Садыйкова

http://www.shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев