Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илназ Гарипов өйләнергә сыер сава белә торган кыз эзли [+фотолар]

Инде утызга җитеп килүче, җырчы егет Илназ Гариповка, ниһаять, әбиләр әйтмешли бераз акыл керә башлаган бугай. Чөнки ул быелдан җитди итеп өйләнү, башлы-күзле булу турында сөйләнгәли башлаган. Хәер, Илназның үзенә пар эзләве тавыш-тынсыз гына үтмәгән. Узган сезонда Илназ берара Илсөя Бәдретдинова белән уртак концертлар ясап йөргәнгә, халык арасында: "Болар арасында...

Инде утызга җитеп килүче, җырчы егет Илназ Гариповка, ниһаять, әбиләр әйтмешли бераз акыл керә башлаган бугай.

Чөнки ул быелдан җитди итеп өйләнү, башлы-күзле булу турында сөйләнгәли башлаган. Хәер, Илназның үзенә пар эзләве тавыш-тынсыз гына үтмәгән. Узган сезонда Илназ берара Илсөя Бәдретдинова белән уртак концертлар ясап йөргәнгә, халык арасында: "Болар арасында нидер бар",- дигән сүзләр таралып алды. Аннан, аны җырчы Айсылу Габдинова белән дә "ярәштереп "алдылар. Тик ... Илназ һаман ялгыз һәм әлегә аның янында даими пар күренми бугай. Хәер,бу турыда җырчының үзенннән сораштык.



- Илназ, сине өйләнергә йөри дип сөйлиләр. Дөресме бу?
-Йөри дип... Вакыттыр инде.Гел шуның турында уйланам.Бигрәк тә үзем киемнәремне үтүкләгәндә, мәсәлән (көлә). Ә җитди итеп әйткәндә, чыннан да бу яшьтә гаилә корасы килә. Быел утызга чыгам бит инде. Әнине, әбине оныклар белән дә сөендерәсе килә.

- Сезнең турында, бергә эшләгән Илсөя, Айсылу турында төрле сүзләр йөреп алды..
- Дөрес түгел.Эш буенча гына аралаштык. Аралашабыз. Айсылу Габдинова белән быел да бергә эшлибез. Безне берләштерүче - продюсерыбыз Илфак Шиһапов, бары шул гына.



- Булачак хатыныңны ниндирәк дип күз алдына китерәсең?
- Чибәрлеге дә,зифалыгы да мөһим түгел. Иң төп нәрсә - мине аңлардай кеше булсын иде.

-Сез Казанда яшисез. Белүебезчә,авылга да еш кайтасыз. Сагындырамы туган авыл?
- Арча районындагы Хәсәншәех авылы малае мин. Яратам туган авылымны. Бакчалы, сыерлы, тузанлы басулы авыл якын миңа. Белмим, бәлки берәркайчан авылга кайтып яшәрмен дә: сыер асрап,бакча утыртып...

- Сыерны бит аны әле савырга да кирәк..
- Соң, мин бит сөттән ерак кеше түгел (көлә). Шактый гына "Вамин" системасында да эшләп алдым.

- Булачак хатының сыер сава белергә тиешме?
- Сыер сава белсә, әлбәттә, бик яхшы булыр иде.

- Булачак тормыш иптәшеңне кайда очратырмын дип уйлыйсың?
- Концертлардадыр инде… Быелга, сентябрдан тотынып бик күп концертлар планлаштырылган.Көн саен диярлек. Нигәдер күңелем дә шулай сизенә. Шуңа, быелгы гастрольләргә үземә тормыш иптәше эзләп чыгам диюдән дә курыкмыйм.



- Быелгы программаң ниндиерәк? Син бит искиткеч фокусчы да әле.Фокуслар буламы быелгы тамашада?
- Алары да була. Яңа җырлар да күп, шактые - үзем язган җырлар. Кыскасы - күңелсез булмаячак. Гастрольләрне 19 сентябрьдан Балтачтан башлыйбыз. Аннан Арча, Саба, Кукмара, Сарман-Мөслим якларына китәм. 15 ноябрьдә Казанда филармония залында узачак. Аңа кадәр Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм чит төбәкләрдә төбәкләрдә концертларым була.

- Әгәр шушы гастролләреңдә үзеңә тиң ярны тапсаң өйләнәсеңме?
- Әлбәттә.Туй үткәрү белән проблема булмастыр дип уйлыйм. Үзебез шуларны оештыру белән дә шөгыльләнәбез бит...(көлә)

- Яхшы.Эшегездә, иҗатыгызда,тормышыгызда уңышлар телибез сезгә.
- Рәхмәт!

http://shahrikazan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев