Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илсур Метшин Казанда битлек режимының ел ахырына кадәр дәвам итәчәген әйтте

Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда коронавирус йоктыруның 62 яңа очрагы ачыкланган.

Казанда битлек-перчатка режимы ел ахырына кадәр сакланачак. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясендә узган киңәшмәдә шәһәр башлыгы Илсур Метшин җиткерде.

«Бу бер көнгә, атнага, бер айга гына түгел. Мондый режим, ким дигәндә, ел ахырына кадәр барачак», - дип искәртте мэр.

Узган тәүлек эчендә Татарстанда табиблар коронавирус йоктыруның 62 яңа очрагын ачыклаган. Диагностика башланганнан бирле Татарстанда барлыгы 2849 Covid-19 очрагы теркәлгән. 1959 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 52се – узган тәүлектә.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев