Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ильвина гаилә хәле турындагы имеш-мимешләргә нокта куйды

Татар эстрадасының зәвыклы җырчысы Ильвинаның шәхси тормышы турында төрле имеш-мимешләр ишетелде. Янәсе, ул тормыш иптәше белән бергә яшәми. Моның хакмы-юкмы икәнен җырчы безгә тәгаен әйтте.

- Бу сүзләр дөреслеккә туры килми, бар да яхшы, Аллага шөкер.
- Ильвина, синең буш вакытыңны туры китерү кыен. Эш планын алдан билгеләп, теркәп куясыңмы?
- Гадәттә, эш планы бер атна алдан билгеләнә. Алар арасында эш чаралары да, шәхси шөгыльләр дә бар. Ләкин планлаштырылмаган чаралар да булгалый.
- Кызың Раянага 4 яшь кенә булса да, әллә ничә төрле шөгыле бар икән.
- Хәзерге вакытта Раяна бассейнга йөри, инглиз төрен өйрәнә һәм музыка белән шөгыльләнә.
- Ильвина, иҗатта нинди яңалыкларың бар?
- Артистлар белән бер проект өстендә эшлибез, әмма әлегә ул турыда сөйли алмыйм...
Ильвинаның тормыш иптәше белән яшь аермасы 10 ел. Үзе әйтүенчә, бу күп түгел, хатын-кыз үзен ир артында, ышанычлы хис итәргә тиеш.
http://tuylar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев