Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иминлеккә багышланган бәйгегә журналистлар, блогерлар һәм фотографлар чакырыла

Приз фонды 2 000 000 сум булган бәйгегә эшләрне 20 ноябрьгә кадәр тапшырырга кирәк.

Бөтенроссия журналистлар бәйгесе 2020 елда ихтыяҗ иң зур булган иминлек өлкәсендә уза. Әлеге бәйгедә журналистлар да, цифрлы медиа хезмәткәрләре, блогерлар һәм фотографлар да катнаша ала. Бу хакта Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйгене Шәхси саклану чаралары әзерләүчеләр, җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр ассоциациясе оештыра. Ассоциация коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә актив катнаша. Шул исәптән, ул шәхси саклану чараларыннан дөрес файдалану турында сыйфатлы тармак экспертизасы һәм профессиональ киңәшләр бирә.

Оешма журналистларны җәмәгатьчелек игътибарын иминлек һәм хезмәтне саклау проблемалары һәм перспективаларына җәлеп итә торган мәкаләләр язарга чакыра. Бәйгенең максаты – имин хезмәт культурасын булдыру. Ул хезмәт кешесенең сәламәтлеген, тормышын һәм эшкә сәләтлелеген хезмәт өлкәсендәге күзәтчелек органнары тарафыннан гына түгел, ә предприятиеләр һәм аларда эшләүчеләрнең ихтыяры белән дә сакларга мөмкинлек бирәчәк.

Конкурсның приз фонды 2 000 000 сум тәшкил итә. Бәйгегә тәкъдим ителә торган эшләр 2020 елның 1 гыйнварыннан 15 ноябрьгә кадәр бастырылган булырга тиеш. Аларны 20 ноябрьгә кадәр конкурс комиссиясенә җибәрергә кирәк.

Бәйге дүрт номинациядә уза:

  • «Иң яхшы телевизион эш» (программа, репортаж, интервью, аналитик программа, документаль фильм);
  • «Басма матбугат чараларында дөнья күргән иң яхшы материал» (мәкалә, репортаж, интервью);
  • «Цифрлы медиада дөнья күргән иң яхшы материал» (мәкалә, репортаж, интервью);
  • «Иң яхшы фотография».

Һәр номинациядә билгеләнгән җиңүчеләр саны өчтән дә артык булмаячак. Конкурска «Иминлек һәм хезмәтне саклау-2020» 24нче Халыкара махсуслаштырылган күргәзмәдә нәтиҗә ясалачак.

Фото: https://mtsz.tatarstan.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев