8 июнь 2020 яңалыклары
-
Россиядә яшәүчеләргә чит илгә барырга рөхсәт ителде
Март ахырында Covid-19 коронавирусы пандемиясе аркасында Россия үзенең чикләрен тулысынча япты.
-
Балалар ялына кагылышлы хезмәтләр күрсәтүнең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча кайнар линия
2020 елның 5 июненнән 19 июненә кадәр "Роспотребнадзор" ның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарындагы территориаль бүлеге тарафыннан җәйге каникуллар башлану чорында балалар ялына кагылышлы хезмәтләр күрсәтүнең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, шулай ук әлеге эшчәнлек төренә караган гамәлдәге норматив гигиена таләпләре буенча гражданнарга тематик консультацияләр оештырылды
-
«Тормыш – көрәш» – Фирдүс Тямаев яңа җырын тәкъдим итте
Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев яңа җырын тәкъдим итте. Ул «Тормыш – көрәш» дип атала. Сәкинә Хәйруллина сүзләре, Фирдүс Тямаев көе. “Тормыш авырлыкларына бирешмәгез! Әле безнең яшиселәре алда!” – ди Фирдүс.
-
Песошин социаль хезмәткәрләрне коронавируска каршы көрәшүче табиблар белән чагыштырды
Татарстан Премьер-министры республикадагы социаль хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
-
Бал кортларына зыян килмәсен өчен басуларны агулар алдыннан ватсап аша хәбәр ителәчәк
Мессенджерда оештырылган чатка авыл хуҗалыгы идарәсе башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре, агрономнар, умартачылар кертелгән.
-
Җәйге китапханәнең эше дәвам итә
Ел саен 6 июньдә Россиядә Пушкин көне билгеләп үтелә. Александр Сергеевич Пушкинның тууына 221 ел тулу уңаеннан Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авылы китапханәсе китапханәчеләре Пушкин әкиятләре турында «Лукоморье аша сәяхәт» дигән әңгәмә оештырдылар. Чара барышында әкиятләр белән бәйле викторина үткәрелде, табышмаклар чишелде.
-
Илсөя Бәдретдинова: «Больница. Онкология. Дару исе…»
Бүгенге көндә табиблар армый-талмый халыкка хезмәт итә. Бары тик авырлык килгәч кенә, без бу һөнәр ияләренең никадәр дәрәҗәдә бөек икәнен аңлыйбыз. Илсөя Бәдретдинова үзенең инстаграмында табибларның авыр тормышын тасвирлап яза һәм аларга рәхмәтен белдерә.
-
Укучыларның җәйге ялы
Бүгенге көндә укучылар барысы да җәйге ялда. Көндәлек вәзгыйть белән бәйле рәвештә, күпмедер чикләүләр булса да, мәгариф системасы элеккечә балаларның ялын оештыручы һәм аларның сәламәтлекләрен кайгыртучы булып кала.
-
Минтимер Шәймиев Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирү тәкъдимен хуплады
Россиядә яшәүче 2,4 миллион чамасы кеше Татарстан башкаласы бу югары исемгә лаек дип саный.
-
Рөстәм Миңнеханов социаль хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Татарстан Президенты яңа коронавирус пандемиясенә каршы торуда социаль хезмәткәрләрнең ролен бәяләде.
-
Иминлеккә багышланган бәйгегә журналистлар, блогерлар һәм фотографлар чакырыла
Приз фонды 2 000 000 сум булган бәйгегә эшләрне 20 ноябрьгә кадәр тапшырырга кирәк.
-
Депутатлар хезмәт хакын сәгатьләп түләү турында закон проекты тәкъдим итте
Документ рәсми нәтиҗә алу өчен Россия хөкүмәтенә җибәрелгән.
-
Эмиль Гөбәйдуллин: Яңартылган Конституция эшче һөнәрләрнең абруен күтәрәчәк
Махсус урта белем бирү йортларына укырга керергә теләүчеләр артачак.
-
Марат Җәббаров: алдагы атна – киң күләмдә күпьеллык үләннәрне җыю чоры
Сыйфатлы терлек азыгын вакытында әзерләү кирәклеге турында 6 июньдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
-
Югары Утар балалар йорты-интернатындагы эшләүче хезмәткәрләрне бүләкләү
2020 нче елның 4 нче июнендә Югары Утар балалар йортында консервация режимында эшләүче хезмәткәрләренә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.