Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов социаль хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Татарстан Президенты яңа коронавирус пандемиясенә каршы торуда социаль хезмәткәрләрнең ролен бәяләде.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың социаль хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде.

Татарстан Президенты Социаль хезмәткәр көне 20 ел дәвамында билгеләп үтелә диде. Бу һөнәр вәкилләрен «мәрхәмәтлелек, кеше хәленә керү белү, күңел җылылыгы» кебек сыйфатлардан башка күз алдына да китереп булмый, чөнки социаль хезмәткәрләр дәүләт һәм җәмәгатьчелек тарафыннан аерым игътибар кирәк булган кешеләргә ярдәм итәргә тиеш, дип өстәде.

«Безнең республикада мәрхәмәтлелек күптәнге гореф-гадәт ул. Бүген социаль яклау системасының тармакланган материаль базасы, социаль оешмалар челтәре һәм хезмәт күрсәтүнең төрле ысуллары бар. Анда битараф булмаган, бу эшне формаль итеп түгел, ә тормышның асылы итеп кабул итә торган кешеләр эшли», — диде Миңнеханов.

Республика җитәкчесе шулай ук Covid-19 коронавирусы пандемиясе шартларында социаль хезмәткәрләрнең «риск төркемендә булган кешеләргә һәрьяклап һәм бәяләп бетергесез ярдәм» күрсәтүләрен дә билгеләп үтте.

Котлау ахырында Рөстәм Миңнеханов социаль хезмәткәрләргә «фидакяр хезмәтләре, зур эштә инициатива һәм җаваплылык, битараф булмаулары һәм ярдәмчеллек» өчен рәхмәт белдерде. Ул аларга һәм аларның якыннарына нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләде.

Фото: архив

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев