Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә яшәүчеләргә чит илгә барырга рөхсәт ителде

Март ахырында Covid-19 коронавирусы пандемиясе аркасында Россия үзенең чикләрен тулысынча япты.

Россия гражданнары туганнарын тәрбияләү, дәвалану, эшләү һәм уку өчен чит илгә бара алачак. Бу турыда Коронавируска каршы көрәш буенча координация советы президиумы утырышында Россия Премьер-министры Михаил Мишустин әйтте. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Россия Премьер-министры сүзләренчә, чит ил кешеләре дә Россиягә медицина максатлары белән керү мөмкинлеге алачак. Хөкүмәтнең тиешле боерыкларына имза куелды, диде Михаил Мишустин.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы Covid-19 яңа коронавирус пандемиясе турында игълан иткәч, март ахырында Россия чикләрен тулысынча япкан иде.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы 15 июльдән Россиядән чит илләргә авиарейслар ачылу ихтималы турында хәбәр иткән иде.

Фото: архив/Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев