Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Җәйге китапханәнең эше дәвам итә

Ел саен 6 июньдә Россиядә Пушкин көне билгеләп үтелә. Александр Сергеевич Пушкинның тууына 221 ел тулу уңаеннан Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авылы китапханәсе китапханәчеләре Пушкин әкиятләре турында «Лукоморье аша сәяхәт» дигән әңгәмә оештырдылар. Чара барышында әкиятләр белән бәйле викторина үткәрелде, табышмаклар чишелде.

Олы Шыңар авыл китапханәсе мөдире «Безнең яраткан Пушкин» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Китапханәче бөек шагыйрьнең тормыш юлы турында кызыклы фактлар сөйләде, китап күргәзмәсе белән таныштырды. Балалар өчен иң мавыктыргыч шөгыль Пушкинның әкиятләр геройларын буяу булды.

Кызыл Мишә авыл китапханәсендә балалар өчен Пушкин әкиятләре буенча «Пушкинның үлемсез исеме» дип исемләнгән әдәби викторина оештырылды. Китапханәче балаларны шагыйрьнең биографиясенең кызыклы фактлары белән таныштырудан башлады. Чара барышында балалар үзләренең яраткан әкият геройларын ясадылар, шигырьләр укыдылар, викторина сорауларына актив җавап бирделәр. Китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Чара күңелле һәм мавыктыргыч үтте.

Бүгенге көндә сәламәт яшәү рәвешен алып бару файдалы гына түгел, ә модалы мавыгуга да әверелде. Халыкның күбесе үзләре өчен актив спорт тормышы белән шөгыльләнүне һәм дөрес туклануны сайлый, ә бу исә үз чиратында кеше тормышында сәламәтлек, яхшы кәефне барлыкка китерә. Дөрес яшәү рәвешенә алар гаиләне, балаларны җәлеп итәргә тырышалар. Сәламәтлек - ул безнең бүләк. Шуңа күрә аны кечкенәдән теләсә нинди ысуллар белән сакларга һәм кадерен белергә кирәк. Балалар өчен сәламәт яшәү рәвеше-баланың физик һәм әхлакый үсеше, аның җәмгыятьтә үзен табуының төп факторы булып тора. Шул уңайдан Сатыш авыл китапханәсендә «Сәламәтлек илендә» дип исемләнгән сәламәтлек сәгате үткәрелде. Яшь китап укучылар спорт уеннарында һәм физкультминуткада актив катнаштылар, спорт турында викторина сорауларына җавап бирделәр, чыныгу, витаминнар һәм физик күнегүләрнең файдасы турында бик күп яңалыклар белделәр. Китап күргәзмәсе белән таныштылар.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев