Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучыларның җәйге ялы

Бүгенге көндә укучылар барысы да җәйге ялда. Көндәлек вәзгыйть белән бәйле рәвештә, күпмедер чикләүләр булса да, мәгариф системасы элеккечә балаларның ялын оештыручы һәм аларның сәламәтлекләрен кайгыртучы булып кала.

Мәктәп яны лагерьлары да, районның Икшермәдә урнашкан стационар “Кояшкай”  лагере да балаларны үзенә соңрак җыячак, әлбәттә. Шулай да мәгариф оешмалары тарафыннан, укучыларның ялын файдалы итү өчен төрле онлайн конкурслар, шулай ук имтиханга әзерлек буенча индивидуаль һәм дистанцион консультацияләр тиешле тәртиптә оештырылып килә.

Бу көннәрдә ачык һавада җәйге уеннар мәктәп тышкы территориясе, авыл урамнары, болын, паркларда үткәрелә башлады.  Яз көне бер-берсен күрмичә  сагынган балаларны кызыклы уеннар, ярышлар, конкурслар көтә. Һәр мәктәп һәм район балалар иҗат үзәге үз укучылары өчен атналык шөгыльләр планы төзеп, җаваплы укытучыны билгеләп сайтларына урнаштыра, укучыларны үзенә дәшә. 

Районда 14 яшьтән алып балигъ булмаган укучыларны вакытлыча хезмәткә урнаштыру эше дә уңай оештырыла. Бу эшчәнлек быел да 1 июнь башланып китте. Хезмәткә урнаштыруның төп максаты: яңа, кирәкле, мөһим белем алырга, хезмәткә өйрәтү. Быел 21 муниципаль бюджет белем бирү учреждениесендәге 565 бала эшләячәк.

Куркынычсызлык мәсьәләсен искәртәсе килә. Малай-кызларыбызны төрле бәладан, бәхетсезлектән саклау, беренче чиратта, ата-ана бурычы. Җәй хәвефсез үтсен, нәниләребез бәлага тармасын, шуңа да аларны бер дә игътибарсыз калдырмыйк. Ямьле җәй балаларга шатлык кына китерсен иде.

Җәй аена якынча план сылтама аша

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев