Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Песошин социаль хезмәткәрләрне коронавируска каршы көрәшүче табиблар белән чагыштырды

Татарстан Премьер-министры республикадагы социаль хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Татарстандагы йөзләгән кешенең тормыш сыйфаты, аларның социаль хәле һәм киләчәккә ышанычы социаль хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгына бәйле. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте башлыгы — Премьер-министр Алексей Песошин тармак хезмәткәрләрен котлаганда әйтте.

Татарстан Премьер-министры социаль хезмәткәрләрнең көн саен халыкның иң нәзберек категориясе: өлкән яшьтәге ялгыз кешеләр, инвалидлар, катлаулы тормышта яшәүче гражданнар белән эш алып баруын искәртте.

«Республикадагы 9,6 меңнән артык социаль хезмәткәрнең һәркайсы көн саен тәртипсезлек, кеше кайгысы, ялгызлык белән очраша. Үз мөмкинлекләреннән чыгып, алар бу проблемаларның күбесен чишәргә ярдәм итә», — диде Песошин.

Кешеләрнең социаль гаделлеккә, дәүләтнең үз гражданнарын яклый алу сәләтенә булган ышанычы күп очракта сезнең һөнәри дәрәҗәгә һәм хезмәтегезнең нәтиҗәсенә бәйле. Коронавирус инфекциясе таралуга бәйле вакыйгалар аркасында, сез сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре белән беррәттән, халыкның иң нәзберек категориясенә ярдәм итү буенча алгы сафта», — диде ТР Хөкүмәте башлыгы.

Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, республикада 2020 елның 1 июненә социаль ярдәм чараларын 1,5 млн чамасы кеше ала. Агымдагы елда түләүләргә 22,6 миллиардтан артык, шул исәптән федераль бюджеттан 9,9 млрд һәм республика бюджетыннан 12,7 млрд сум акча тоту планлаштырыла. Социаль түләүләр системасы 84 ярдәм чарасын үз эченә ала.

Татарстан Россиянең адреслы төбәк программаларын гамәлгә кертүгә күчкән беренче төбәкләренең берсе булды. Әгәр 2010 елда социаль ярдәмнең адреслы чараларын нибары 180 мең кеше генә алган булса, 2020 елга аларны алучылар саны 760 меңгә кадәр арткан. Адреслы ярдәм чаралары тормыш сыйфатын яхшыртырга һәм мохтаҗ гражданнарны аз тәэмин ителү хәленнән чыгарырга ярдәм итте.

Фото: https://tatarstan.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев