Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Марат Җәббаров: алдагы атна – киң күләмдә күпьеллык үләннәрне җыю чоры

Сыйфатлы терлек азыгын вакытында әзерләү кирәклеге турында 6 июньдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцияэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, алдагы атна – киң күләмдә күпьеллык үләннәрне җыю чоры. Республика авыл хуҗалыгы оешмаларында терлекләрне продуктив кышлату өчен шартлыча 1 баш терлеккә 30 центнер азык кирәк булачак.

«Беренче кат чаптырудан без 1 баш терлеккә 6 ц азык әзерләргә исәп тотабыз. Бүген республика буенча 300 тонна печән, 90 мең тонна сенаж җыелган. "Бер баш терлеккә исәпләгәндә 0,45 центнер азык берәмлеге тәшкил итә, - диде Марат Җәббаров. - Планлаштырылган 500 мең гектар күпьеллык үләннәрнең 30 мең гектары чабылган, бу бары тик 6 процент кына әле».

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы хәбәр итүенчә, Апас, Арча, Кама Тамагы, Балык Бистәсе районнары әле дә чаптыруга чыкмаганнар. Ә 15 июньгә беренче чабымны төгәлләргә кирәк, дип төгәлләштерде ул. Кузаклы үләннәрне җыюның иң уңай чоры җитте, һәм инде бер атнадан азыкның туклыклылыгы шактый кимиячәк.

Терлек азыгын әзерләүдә Зәй, Нурлат, Зеленодольск, Әтнә, Әлки, Ютазы, Саба, Алексеевск, Актаныш, Кукмара, Сарман, Әлмәт районнары активлык күрсәтәләр. Бу районнар инде 3 мең тоннадан 17 мең тоннага кадәр сенаж әзерләгән. Шулай ук Бөгелмә, Тәтеш, Аксубай, Азнакай, Биектау, Лениногорск һәм Тукай районнарында да уңай тенденция күзәтелә.

Шул ук вакытта Әгерҗе, Арча, Баулы, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Чистай, Балык Бистәсе районнарында бер тонна сенаж да юк әле.

Барысы өч район (Аксубай, Буа, Алексеевск) печән әзерли башлады. Марат Җәббаров әйтүенчә, беренче сабымнан  бер сыерга 1 тонна яхшы печән әзерләү бурычы тора.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан азык базасының торышын һәм әзерләнгән азыкның сыйфатын комплекслы бәяләү максатларында силос-сенаж траншеяларына салынган азыкның сыйфат паспорты эшләнде һәм расланды. Алга таба балансланган рационнарны төзү, терлекләрнең продуктивлыгы һәм физиологик торышыннан чыгып, паспорт күрсәткечләре нигезендә оештырылырга тиеш.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы, пестицидлар һәм агрохимикатлар белән авыл хуҗалыгы культураларын эшкәрткәндә, умарталарның һәлак булуын булдырмау буенча чаралар күрергә кушты. Аграрийларның кырларны пестицидлар белән эшкәртү буенча таләпләрне һәм регламентларны үтәве кешеләрнең иминлеген һәм умарталарның сакланышын тәэмин итәчәк, диде ул.

Моннан тыш, Марат Җәббаров Әгерҗе, Әлмәт, Алексеевск, Апас, Арча, Нурлат районнарына терлек азыгы җыю техникасын әзерләүне көчәйтергә һәм ачыкланган җитешсезлекләрне бетерергә кушты.

Тиз арада ашлык җыю комплексын әзерли башларга кирәк һәм аны ремонтлауны 1 июльгә кадәр төгәлләү бурычы куела.

Урып-җыю эшләре башлану турында сөйләгәндә, министр, барлык урып-җыю комплексының һәм агрегатларның әзерлеге 15 июльгә кадәр комиссия тарафыннан кабул ителәчәк, дип искәртте.

“Ашлык җыю комбайннарын ремонтлау белән бергә, без ашлык чистарту һәм киптерү хуҗалыгын һәм автотранспортны да әзерләргә тиеш, - диде Марат Җәббаров. - Урып-җыю темплары ындыр табагы хуҗалыгының үткәрүчәнлегенә һәм транспорт белән тәэмин ителешкә бәйле булачак”.

Министр, республика буенча урып-җыю техникасын торгызуга 2,1 млрд. сумлык запас частьлар кирәк, бүгенгә 900 млн. сумлык запас частьләр сатып алынган, дип әйтте.

“Ел башыннан авыл хуҗалыгы оешмаларында 1300ләп диярлек техника яңартылды, темплар узган елдагыдан югарырак. “Росагролизинг”ның ташламалы программасын гамәлгә ашыру техника паркын интенсив яңартуга ярдәм итте", - дип, билгеләп үтте Марат Җәббаров.

Фото: agro.tatarstan.ru

Чыганак: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев