Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ИММУНЛАШТЫРУ АТНАЛЫГЫ

Бу көннәрдә (23-29 апрель) “Вакциналаштыру һәр кешенең хокукы һәм гомуми бурычы” исеме астында иммунлаштыру атналыгы үткәрелә.

Хәзерге  вакытта    вакцинация дөньяда  инфекцияләргә  каршы   иң   нәтиҗәле  профилактика ысулы  булып  санала.  Прививка ясатуның әһәмиятен бик күпләр дөрес аңлый. Шулай да үзенә һәм балаларына прививка ясатудан баш тартучылар да очрап тора. Андыйлар үзләрен генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләрне дә куркыныч астына куялар.

  Атналык барышында һәрбер балага, һәрбер кешегә үзвакытында кирәкле прививкаларның ясалырга тиешлеген, шул рәвешле, ягъни махсус профилактик чаралар ярдәмендә төрле йогышланулардан сакланырга мөмкин икәнлеген халыкка төшендерү эше алып барыла. Россия Сәламәтлек  саклау министрлыгы боерыгы нигезендә  эпидемия күрсәтмәләре буенча һәм профилактика ха­рактерындагы прививкалар календаре расланган.  Моңа  туберкулезга, В гепатитына, дифтериягә, тартышу авы­руына,  бума ютәлгә, полиомиелитка,  пневмококк ин­фек­циясенә, кызамыкка,  дуңгыз яңагына, гриппка, гемофиль инфекциясенә каршы иммунлаштыру  чаралары  керә. Болар барысы да  бик  куркыныч. Планлы иммунлаштыру  ел саен 3 миллионнан артык кешенең гомерен саклап кала. Хәзерге вакциналар бик нәтиҗәле  һәм зарарсыз, алар бик  азларга гына  килешмәскә   мөмкин. Шуңа  күрә йогышлы   чирләргә  каршы   билгеләнгән профилактика  чараларына җитди карау – барыбызның  да сәламәтлеге  өчен.

Резеда Фәттахова,

Саба  үзәк хастаханәсенең эпидемиология

мәсьәләләре буенча баш табиб  урынбасары.  

Фото: https://pixabay.com | dutchpirates

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев