Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Имәнлек" метро станциясен дөнья чемпионатына ачарга җыеналар

Рөстәм Миңнеханов станциядә билет өчен мобиль телефон ярдәмендә контактсыз түләү системасын файдаланып карады.

"Имәнлек" метро станциясен дөнья чемпионаты башланган вакытка ачарга җыеналар. Бу турыда бүген Татарстан Президенты "Имәнлек" метро станциясендә төзелеш эшләре барышы белән танышкан вакытта билгеле булды. Татарстан Президенты матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.

Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, төп төзелеш-монтаж эшләре станциядә тәмамланган. Хәзерге вакытта станция системаларын сынаулар һәм эшне көйләү эшләре бара.

"Станция әзер диярлек: бөтен системалар да эшли, поезд платформада тора, төннәрен составны йөртеп карыйбыз. Җир өстендә тирә-юньне төзекләндерү эшләре бара. Кызганычка каршы, язның озак булуы безне тоткарлады. Шулай да, футбол буенча дөнья чемпионатына без эшләрне тәмамларга тырышабыз", - диде "Казметрострой" АҖ генераль директоры Марат Рәхимов.

Посещение Президентом Республики Татарстан 
Р.Н. Миннихановым
строящейся станции метро "Дубравная" г. Казани

Рөстәм Миңнеханов станциянең эчке бизәлешен, билет өчен мобиль телефон ярдәмендә контактсыз түләү системасы эшен тикшереп карады. Шуннан Татарстан Президенты "Имәнлек" станциясеннән "Җиңү проспекты" станциясенә кадәр метро поездында барды.

"Бик уңайлы җәмәгать транспорты, бик җайлы. Ничек кенә катлаулы булса да, без алга барабыз. Әлбәттә, һава торышы шартлары аркасында төзекләндерү эшләрен тәмалый алмадык. Әмма линия әзер. Минем фикеремчә, бу - Җиңү көненә бик зур бүләк", - диде Рөстәм Миңнеханов журналистларга.

Татарстан Президентын ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин, Дәүләт казна учреждениесе “Татарстан Республикасының инвестиция-төзелеш баш идарәсе” директоры Марат Айзатуллин, "Казметрострой" АҖ генераль директоры Марат Рәхимов һәм башкалар озата йөрде.

Посещение Президентом Республики Татарстан 
Р.Н. Миннихановым
строящейся станции метро "Дубравная" г. Казани

Фото: tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев