Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Император маршруты» сәяхәтчеләр өчен 2021 елда эшли башлаячак

Елизавета-Сергиев укуларында Татарстанга «Император маршруты» бренды билгесен кулланырга мөмкинлек бирә торган лицензияле килешү төзиячәкләр.

Татарстан сәяхәтчеләре патша гаиләсе яшәгән урыннар буенча «Император маршруты»на үз бәяләрен 2021 елда бирә алачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов сөйләде.

«Бу — Романовлар йортының безнең илгә калдырган мирасы белән сәяхәтчеләрне таныштыру өчен көчле идея. Бу маршрутның булуы безнең кунакларга тагын бер тапкыр килү һәм Татарстанга башка күзлектән карау мөмкинлеген бирәчәк. Киләсе елдан аны алга этәрүгә керешәчәкбез. 2021 елда сәяхәт агымы булыр, дип ышанабыз», — диде Иванов.

Бу көннәрдә Казанда үтүче Елизавета-Сергиев укуларында Татарстанга «Император маршруты» бренды билгесен кулланырга мөмкинлек бирә торган лицензияле килешү төзү планлаштырыла, дип хәбәр итте «Елисавета-Сергиев мәгърифәтчелек җәмгыяте» фондының күзәтү советы рәисе Анна Громова

«Туроператорлар бу юнәлеш белән эшли алачак. Тарихчылар буларак безнең бурыч — проектны тарихи дөреслеккә тулысынча туры килгән тирән тарихи эчтәлек белән тулыландыру», — ди Громова.  

Фото: архив/Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев