2 ноябрь 2020 яңалыклары
-
Беренче атна эчендә «без бергә» акциясе волонтерлары 30га якын гариза үтәделәр
Пенсионерларга һәм инвалидларга азык-төлек һәм дарулар китерү проекты 26 октябрьдә үз эшчәнлеген башлап җибәрде.
-
Татарстанда концертлар фан-зоналар ябык булган хәлдә узачак
Зур чара 23 сәгатькә кадәр төгәлләнергә тиеш.
-
300 сумны тагын җыяр вакыт җитте
Саба шәһәр җирлеге башлыгы карары нигезендә, Байлар Сабасы бистәсендә яшәүче гражданнарның 2021нче ел өчен үзара салым акчасын җыю буенча оешма, предприятие һәм учреждениеләрдә җыелышлар башланып китте. Аларның беренчеләре район ветеринария берләшмәсе, район хәрби комиссариаты, балалар иҗат үзәге һәм сәнгать мәктәбендә эшләүчеләр белән үткәрелде. Җыелыш карары нигезендә, ачык тавыш бирү юлы белән, бистәне төзекләндерү өчен һәр балигъ булган кешедән 300 сум акча җыюга ризалык бирелде. Мондый төр җыелышлар хезмәт коллективларында әле 20нче ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
-
Торак – коммуналь хуҗалыгына кагылышлы иң актуаль мәсьәләләр турында фикер алышачаклар
Сорауларны гражданнарны кабул итү атналыгы кысаларында бирергә булачак.
-
"Җәяүле " оператив-профилактик чараның нәтиҗәләре
2020 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында җәяүлеләр катнашында 779 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 64 кеше һәлак булган һәм 741 кеше зыян күргән.
-
«Император маршруты» сәяхәтчеләр өчен 2021 елда эшли башлаячак
Елизавета-Сергиев укуларында Татарстанга «Император маршруты» бренды билгесен кулланырга мөмкинлек бирә торган лицензияле килешү төзиячәкләр.
-
Россиядә югары уку йортларына керү кагыйдәләре яңартыла
Киләсе елга «биш вузның һәрберсенә өчәр юнәлешкә» документ тапшыру кагыйдәсенә дә үзгәрешләр керетелә.
-
Казанда коронавирус аркасында Хач йөрешен булдырмаячаклар
Чара 4 ноябрьдә уздырылырга тиеш иде.
-
КФУ профессоры ноябрьдә аномаль җылылык булачагын фаразлады
Айның беренче декадасында температура нормадан 3-4 градуска югары булачак.
-
Фанатлар белән очрашу
31 октябрь көнне мәдәният бүлеге район кунаклары һәм халкы өчен Фирдүс Тямаев белән очрашу оештырды. Очрашу бер сулышта узды, кунакларга йолдыз белән турыдан-туры аралашу мөмкинлеге бирелде.
-
Татарстанда географик объектларның татарча атамаларыннан каталог төзиләр
Моңа кадәр Россиядә милли телләрдә каталог төзү тәҗрибәсе булмаган.
-
Синоптиклар быелгы кыш былтыргыдан салкынрак булыр дип фаразлый
Былтыр кыш һава торышы режимын Атлантикада оешкан һава массалары билгеләде.
-
Татарстаннан Данила Новиков " Ты-супер!" тапшыруында финалга үтте
Минзәләдән 15 яшьлек катнашучы Дима Биланның «Держи!» дигән җырны башкарды.
-
"Көзге кайтаваз" концерты
30 октябрь көнне Курсабаш авыл мәдәният йортында Сүлә, Түбән Утар авыл клубы һәм Курсабаш авыл китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә «Көзге кайтаваз» дип исемләнгән концерт программасы үткәрелде. Анда «VIP - STAR» яшьләр төркеме катнашты.
-
Ел башыннан Татарстан Дәүләт төзелеш күзәтчелеге төзелә торган объектларның 2500е тикшерү уздырган
2020 елның 9 аенда Дәүләт төзелеш күзәтчелеге хезмәте төзелеш объектларын 2 685 тикшерү үткәрде. Хәзер ведомство күзәтүе астында 1108 объект урнашкан. 1075 күрсәтмә чыгарылган, 1111 беркетмә төзелгән.