300 сумны тагын җыяр вакыт җитте
Саба шәһәр җирлеге башлыгы карары нигезендә, Байлар Сабасы бистәсендә яшәүче гражданнарның 2021нче ел өчен үзара салым акчасын җыю буенча оешма, предприятие һәм учреждениеләрдә җыелышлар башланып китте. Аларның беренчеләре район ветеринария берләшмәсе, район хәрби комиссариаты, балалар иҗат үзәге һәм сәнгать мәктәбендә эшләүчеләр белән үткәрелде. Җыелыш карары нигезендә, ачык тавыш бирү юлы белән, бистәне төзекләндерү өчен һәр балигъ булган кешедән 300 сум акча җыюга ризалык бирелде. Мондый төр җыелышлар хезмәт коллективларында әле 20нче ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Фото: saby.tatarstan.ru
Чыганак: saby.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев