Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Имтиханга түгел, тормышка әзерләргә кирәк

- Узган ел республика укытучылары өчен беренче тапкыр диагностик тест уздырылды. Нәти­җәләрне анализлау эше районнарның үзләренә йөкләнде. Кайбер төбәкләрдә күрсәткеч­ләрнең гадел булуы шик уята, - дип белдерде республиканың баш педагогы Энгель Фәттахов мәгариф хезмәткәр­лә­ренең коллегия утырышында. Кайчагында кат-кат аңлатырга туры килә Билгеле булганча, БДИ рәвешендәге тикше­ренү­ләрдә 15 меңнән артык педагог...

- Узган ел республика укытучылары өчен беренче тапкыр диагностик тест уздырылды. Нәти­җәләрне анализлау эше районнарның үзләренә йөкләнде. Кайбер төбәкләрдә күрсәткеч­ләрнең гадел булуы шик уята, - дип белдерде республиканың баш педагогы Энгель Фәттахов мәгариф хезмәткәр­лә­ренең коллегия утырышында.

2-1
Кайчагында кат-кат аңлатырга туры килә


Билгеле булганча, БДИ рәвешендәге тикше­ренү­ләрдә 15 меңнән артык педагог катнашты. Министрлык укытучыларның имтихан нәтиҗәләрен сер итеп сакларга вәгъдә биргән иде. Шулай булды да. Әмма министрны әле шикләндергән нәрсәләр дә юк түгел. Әйтик, Кукмара, Балтач, Арча, Мамадыш, Лениногорск районнарындагы педагоглар иң югары нәтиҗәләргә иреш­кән. Бер караганда, моңа сөенергә генә кирәк. Әмма шул ук вакытта уку­чыларының белем дәрәҗәсе моны аклап җиткерми. Быел Татарстан укытучылары тәҗри­бәсенә илнең башка педа­гог­лары да таянырга җыена. Әлегә сынаулар рус теле һәм математика укытучылары өчен үткәреләчәк.
Бүгенге тормышны ни­гездә укытучы галиҗә­нап­лары үзгәртә алуын, ни­һаять, аңладылар. Димәк, белем­нең сыйфатын яхшыртырга тырышу да юктан түгел. Ка­занның 19 нчы гимназиясе директоры, республика мәк­­тәп директорлары оешмасы рәисе Нияз Гафиятуллин да моны фәнни тикшере­нү­ләргә бәйләп аң­латырга тырышты. "Белем бирү сыйфаты турыдан-туры укы­тучы­ның белеменә бәй­ле. Грантлар бирү мәк­тәпкә яхшы укытучыларны җәлеп итү эшен җиңеләйтте. Өч ел эчендә бу мөмкин­лектән 20 укытучы файдаланды.

Ләкин яшь укытучылар өчен грант бирү бары тик өч елга гына сузыла. Аларны яңа дәрә­җәгә чыгару өчен әлеге вакыт кына җитми. Укытучы­ларның белемен гел тиешле югарылыкта тотарга кирәк. Шушы максаттан, аларны катего­рияләрен күтәрергә җибә­рәбез, дәресләрне артыграк бирергә тырышабыз. Шулай да тизрәк республикада укытучының профессиональ үсеш системасын булдыруны көтәбез. Бу хакта директорлар советында сөй­ләшү булды. Укытучы­лар­ның "алтын фонды"н үзе­без дә туплый алабыз. Моны чыгарылыш укучыларын мәктәпкә җәлеп итеп, яхшы укытучылар арасыннан директор урынбасарлары әзерләп хәл итеп була", -диде яшь директор.


Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов үз чыгышында кадрлар кытлыгына да тукталды. "Бүген физика, математика укыту­чы­ларының яртысының яше 50дән артып бара. Максатчан программа әлеге мәсь­ә­ләне уңай якка хәл итәргә булышыр дип өмет­ләнәбез. Без дә үз көчебездән кил­гәнне эш­ләргә тырышабыз. Районда 125 педагог торак шартларын яхшыртты", - диде ул. Ул шулай ук районда белем сыйфатының тотрык­лы булуын, укучыларның имтиханнарны уңышлы тапшыруын әйтеп үтте. Тәрбия, хезмәткә өйрәтү мәсьә­лә­сенә дә игътибар бирәләр. Сыйныф сәгать­лә­рендә балаларны чиркәү, мә­четләргә алып баралар. Балалар ялгыз әби-бабай­ларга да теләп булыша. "Әтиләр клубы" тулы булмаган гаиләләрдә тәр­бия­лә­нүче балаларга үз юлларын табарга булыша. Укучы­ларның район эш­мәкәр­ләре бе­лән очрашулары уздырыла.

- Соңгы биш елда мә­гариф өлкәсендә зур эшләр башкарылды. Яңа объектлар төзелде, матди як ныгыды, укытучылар өчен яңа программалар гамәлгә ашырылды. Бу үзгәрешләрне нигезне үзгәртеп кору бишь­еллыгы дип әйтергә мөмкин, - дип белдерде Татарстан Пре­мьер-министры Илдар Халиков. - Республика уку­чы­ла­рының белем күрсәт­кечләре ил буенча уртача күрсәткеч­ләрдән 10-20 процентка югарырак. Ләкин алдынгы мәк­тәпләр белән бер­рәттән, артта калганнары да юк түгел. Һәр балага да бер үк дәрәҗәдә сыйфатлы белем биреп булмый. Шуңа күрә андый укучылары булган мәктәпләргә ярдәм итү системасы булдырырга кирәк.


Илдар Халиков мәктәп директорларын, урынбасарларны кәгазь боткасыннан арындырырга кирәкле­ген дә искәртте. Бу эшне узган елгы хисапларга таянып анализларга киңәш итте. Бүгенге мәктәпләрнең БДИ бирү белән мавыгуын да телгә алмыйча булдыра алмады. "Без балаларны имтиханга түгел, тормышка әзер­либез. Аларның сәла­мәт, милләтпәрвәр, уңышлы кеше булуы да мөһим. Мәк­тәп наркоманнар, үз-үзлә­ренә кул салучы, начар га­мәлләр кылган яшьләр булмавы белән дә горурланырга тиеш", - диде ул.


Бакчаларда бәләкәчләр өчен урыннар булдырыла. Киләсе елларда яңа мәктәп­ләр төзеләчәк. Икенче сменадан котылу җаен да эзли­ләр. Техникум, вузлар да игътибардан читтә калмый. Кыскасы, шартлар яхшыруны һәркем сизәдер. Укучыларга, студентларга бары тырышып белем алырга гына кала.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев