Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Инвалидлар халыкның социаль яктан аз якланган төркеменә керә

Саба муниципаль районы башкарма комитеты карары белән район территориясендәге объектларның, билгеләнгән эшчәнлек өлкәсендәге хезмәт күрсәтүләрнең инвалидлар өчен уңайлылыгы күрсәткечләрен яхшырту буенча 2016-2020 елларга чаралар планы ("юл картасы") расланды. Әле­ге план социаль-мәдәни-мәгариф учреждениеләренә үтеп керү өчен уңайлы мохит тудыруга юнәлдерелгән. "Юл картасы"н эшләү һәм аны гамәлгә ашыру инвалидларның һәм халыкның хәрәкәте...

Саба муниципаль районы башкарма комитеты карары белән район территориясендәге объектларның, билгеләнгән эшчәнлек өлкәсендәге хезмәт күрсәтүләрнең инвалидлар өчен уңайлылыгы күрсәткечләрен яхшырту буенча 2016-2020 елларга чаралар планы ("юл картасы") расланды. Әле­ге план социаль-мәдәни-мәгариф учреждениеләренә үтеп керү өчен уңайлы мохит тудыруга юнәлдерелгән. "Юл картасы"н эшләү һәм аны гамәлгә ашыру инвалидларның һәм халыкның хәрәкәте чикләнгән төркеменең активлыгы артуга шартлар тудырачак, инвалид балаларның җәмгыятьтә югары интеграцияләнүен тәэмин итәчәк, әлеге категория гражданнарга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшыртачак. Агымдагы елның 1 октябренә булган мәгълүматларга караганда, районда 31854 кеше яши, шуларның 4854е - инвалидлар (15%). Балигъ булмаган 6886 бала арасында 298енең (4%) физик мөмкинлекләре чикләнгән. Терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган инвалидларның 118е коляскада гына йөри, аларның 29ы - балалар. Ишетү сәләте начар 54 кешенең 5есе шулай ук бала. Аларның мәнфәгатьләрен күздә тотып, 2014-2015 елларда районда "Уңайлы мохит" программасы кысаларында социаль хезмәт күрсәтү объектлары, спорт корылмалары, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре тиешле таләпләргә җайлаштырылды. Инвалидлар халыкның социаль яктан аз якланган төркеменә керә. Алар белем алганда, махсус хезмәт урыннары булган эшкә урнашканда кыенлык кичерә. Инвалидлар өчен җәмгыятьнең барлык өлкәләрендә тигез мөмкинлекләр тудыру мөһим бурыч булып тора. "Юл картасын" гамәлгә ашыру максатларында 2016-2020 елларда район мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт үткәрү, спорт корылмаларын, җирле үзидарәләрнең административ биналарын пандуслар белән җиһазлау, инвалидлар автомобильләре өчен килеп туктау урыннары булдыру һәм башка уңайлыклар тудыру каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X