Инвалидлар массажчыга укый ала
Укыту күз буенча сәламәт булмаганнарга кагыла
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә Бөтенроссия сукырлар оешмасының татар төбәк оешмасы Түбән Кама медицина көллияте базасында көндезге бүлектә I,II, III төркем инвалидларны массажистлыкка укытуны оештыра. Күз буенча инвалидларның 18-40 яшьләрдә һәм урта белемле булулары шарт. Уку вакыты – 3 ел. Ашау һәм уку бушлай, тору урыны белән тәэмин итү каралган. Белешмәләр өчен телефон (89093084692, Саба районы җирле оешмасы)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
                                                
                        
                    

Нет комментариев