Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иптәшен машина түбәсенә утыртып йөрткән шоферга штраф салганнар

Машинаның 54 яшьлек хуҗасын, түбәдә утырып йөргән 53 яшьлек ир-атны социаль челтәрләрдә чыккан видео ярдәмендә тапканнар.

Казанның ЮХИДИ хезмәте иптәшен машина түбәсенә утыртып йөрткән шоферга штраф салды. Бу хакта Казанның юл-патруль хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Социаль челтәрләрне тикшергән вакытта полиция хезмәткәрләре бер видеога юлыга. Анда бер ир-атның иптәшен “Тойота” машинасы түбәсенә утырып йөрүе төшерелгән була. Юл-патруль хезмәткәрләре автомобильне, 54 яшьлек йөртүчесен һәм аның 53 яшьлек иптәшен ачыклады”, - диделәр оешмада.

 Ир-атларга карата административ протокол төзелгән һәм штраф салынган.

Фото: ГИБДД Казани

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев