Иреклегә калса, булмый инде ул!
Узган атнада башкалада татар балаларының ата-аналары өчен конференция уздырылган иде. Туган телебезне яклап оештырылган чарада мәгариф белгече Марат Лотфуллин, җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин, мәктәп директоры Павел Шмаков һәм башка белгечләр катнашкан.
Лаеш районындагы Столбище мәктәбенең үз хокукларын яклап, судта җиңеп чыккан татар теле укытучысы Мөнирә Садыйкова да җыелышка килгән. “Директор өч сәгатемне кыскарткан иде. Дүрт-биш айдан соң кабат үз эшемә керештем. Укучыларым сагынып көтеп алды. Бу сәгатьләр хәзер минем өчен тагын да кадерле. Дәрескә бик ныклап әзерләнәм, – диде ул газетабыз хәбәрчесенә. – Сезнең газетада чыккан язмадан соң республикадагы башка мәктәпләрдә дә кыскартылган сәгатьләрен кире кайтартучы укытучылар булуын ишеттем. Бүген атнага 20 сәгать татар теле укытам”.
Социаль челтәрдә “татар әти-әниләре” төркемен оештыручыларның берсе Чулпан Хәмидова әйтүенчә, чарага әти-әниләр күп килер дип өметләнмәгәннәр. “Барлыгы 40 кеше җыелды. Безгә аны рәсми чара буларак оештыру кирәк иде. Татар әти-әниләре җәмгыятен юридик яктан теркәгән очракта төркемдәге 11 меңнән артык кеше исеменнән теләкләребезне җиткерә алачакбыз. Төрле тәкъдимнәр булды. Марат Лотфуллин исә яңа мәгариф кануны эшләнүен, анда милли телләрне сортларга бүлү каралганын әйтте, – ди Чулпан. – 10 майда Дәүләт Думасында туган телләрне ирекле укыту турындагы закон проекты каралачак. Менә шуңа каршы чыктык. Факультативка калдыру – бик начар әйбер. Бу очракта татар теле укытучыларын да, дәреслекләрне дә беркем әзерләмәячәк. Милли проблемалар мөмкинлеккә карап хәл ителәчәк. Бүген тел өлкәсендәге сәясәт бер дә дөрес түгел. Бер генә телне өстенлекле итеп, туган телләрне читтә калдырырга ярамый”.
Җыелышта һәр районда татар мәктәбе булдыру, булганнарында милли телдә укытуны кире кайтару, БДИны татарча тапшыру, Милли университет ачуны таләп иткән резолюция кабул ителгән.
Фото: http://www.vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев