Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ирем читкә йөри [булган хәл]

Өйләнешеп яши башлавыбызга утыз елдан артык инде, балалар да үсеп бетте.

Картая башлагач, ирләр бер җүләрләнеп ала дип әйтәләр бит әле. Минем ир белән дә шул хәл башланды шикелле - башка хатын янына йөрергә тотынды. Яшеренеп, кеше күзенә күренмәскә тырышып йөрсә, бер хәл булыр иде. Кем белә, бәлки элегрәк, яшь чакта да йөргәндер инде ул. Һәрхәлдә, мин сизмәдем, күрмәдем. Килеп әйтүче дә булмады. Соңгы араларда ачыктан-ачык, яшеренеп тормыйча, курыкмыйча йөри. Кияүләребез, киленнәребез алдында миңа оят, авыл халкын әйтеп тә тормыйм инде. Барысының да авызында минем ир шикелле. Артымнан бармак төртә-төртә сөйләп калалар кебек. Бәлки ул кадәрле үк сөйләмиләрдер дә, ләкин мин гарьлегемнән барыбер җир тишегенә төшеп китәргә ризамын. "Бөтен ирләр дә бер инде, читкә йөрмичә калганнары юк", - дип, тынычландырмакчы булсалар да, миңа бик авыр. Ачыктан-ачык йөрмәсен иде ул ичмасам. Бер сикеренер дә, туктар иде дип өметләнеп утырыр идең. Ә бу бит күз каршында җыенып, әзерләнеп шул хатын янына чыгып китә. Кайчак минем белән дә киңәшләшә әле: "Бер дә барасым килми, әллә барып йөрмәскә микән соң, гел аягым тартмый", - дип әйтә. Аннары барыбер тагын чыгып китә. "Бармыйча булдыра алмыйм, нидер тарта мине анда", - дип аңлатмакчы була. Мин, җүләр, хәленә кереп, кызганып сөйләшеп утырам. Әйдә, әбиләргә йөреп карыйкмы соң дим. Башта кискен рәвештә баш тартты, хәзер үзе үк сорый: "Алып бар мине берәр җиргә, бүтән болай яши алмыйм", - ди.
Мине адәм көлкесенә калдырып бетерсә дә, утыз елдан артык бергә гомер иткән иремне ташлап китә алмыйм инде. Мин - аннан башка, ул миннән башка барыбер яши алмаячакбыз. Чөнки теге хатынга минем ирем вакытлычага гына кирәк. Беренчесе дә, соңгысы да түгел, йөремсәк хатын. Туганнарым, танышларым мине ачулана инде: "Чүпрәк-чапракларын төйнәп тутыр да, артына тибеп чыгарып җибәр!" - дип киңәш итәләр. Мин алай булдыра алмыйм, аны да кызганам, үзем дә ялгызым гына калуымнан куркам. Әле болай, ни дисәң дә, ирле хатын исеме белән яшим. Ә кемнең ире йөрми соң ул?
https://new.vk.com/beznen_avil

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев