Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ҖИРГӘ ХЕОПС ПИРАМИДАСЫ ЗУРЛЫГЫНДА АСТЕРОИД ЯКЫНЛАША

Август азагында җиргә Бөек Гиза пирамидасы (Хеопс пирамидасы) зурлыгындагы астероид якынлашу турында NASА хәбәр итә.

2019 OU1 исемле астероидның зурлыгы 160 метр. 28нче августта әлеге күк җисеме Җиргә Венера планетасына караганда 40 тапкыр якынрак булачак. Астероид Җирдән якынча миллион километр ераклыкта узып китәчәк.

Күптән түгел генә EKA Җир өчен куркыныч тудырырга мөмкин булган космик объектларның исемлеген яңарткан иде. Җир белән бәрелешү мөмкинлеге булган астероидлар арасында вакыт ягыннан иң якыны булып 2006QV89 исемле астероид санала. Белгечләр фикеренчә, гипотетик бәрелеш 9 сентябрьдә булырга мөмкин. Ләкин бәрелеш ихтималы 7000гә 1 генә.

Әмма Җир белән бәрелешү ихтималы булган космик җисемнәр арасында иң куркынычы булып 2010RF12 астероиды санала. Белгечләр фикеренчә, ул Җиргә 2095нче елда килеп җитәчәк. Бәрелешү ихтималы – 16дан 1.

Фото: pixabay.com

yalkyn.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев