12 август 2019 яңалыклары
-
Саба районында бозаулар сарае түбәсеннән егылып төшкән эшче хастаханәдә үлгән
Ир-атта иминият тросы һәм махсус киемнәр булмаган, шулай ук ул мондый эшләр өчен инструктаж узмаган.
-
Бу атнада Татарстанда 25 градуска кадәр җылытачак
Аерым районнарда бераз яңгырлар көтелә.
-
Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллинадан шәп яңалык
Ваһапов фест лауреатлары Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллина 11 ноябрьдә туйларының 5 нче көне узачагын хәбәр иткәннәр иде.
-
Ашалып бетмәгән ризык өчен штраф түләтәләр
Чехия ресторанында ашалып бетмәгән ризыклар өчен штраф керткәннәр. Җирле гаммәви мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, Добромержице бистәсендәге рестораннар тәлинкәдә калдырылган ризык өчен 50 крон түләүне таләп итә.
-
Ясалма интеллект тәкъдиме буенча уку йортыннан куарга да мөмкиннәр
Киләчәктә Россиядә югары уку йортлары студентларын ясалма интеллект тәкъдимнәре буенча уку йортыннан куачаклар, дип хәбәр итте РИА Новости агентлыгына “МИСИС” НИТУ EDCrunch University үзәге директоры Нурлан Киясов.
-
"Идеаль җәй" - Венера Иванова бәби көтү мизгелләрен ФОТОсессиядә күрсәтә
Венера Аитова (Иванова) декреттагы хисләре белән бүлешә. "Кызу эш режимы"ннан "ял режимы"на күчүемә дә бер айдан артык вакыт үткән. Мөгаен, бу минем идеаль җәемдер... Һәрнәрсәдә әкренәю, күзәтү, күп нәрсәгә төшенү вакыты. Рәхәт үзгәреш чоры, ди ул.
-
Мичәнбаш авылында үткән корбан ашы
Бәйрәм көнне районыбызның барлык мәхәлләләрендә дә бәйрәм намазлары укылды, хәзрәтләребез тарафыннан вәгазьләр сөйләнелде, ил-көннәребезнең тынычлыгы, иминлеге, үстерелгән игеннәребезне түкми-чәчми җыеп алуны сорап, күмәкләшеп дога кылынды. Корбан бәйрәмен Хаҗ сәфәрендә үткәрүче райондашларыбыз да бар, аларның исән-имин йөреп кайтуларын теләп тә догага меңләгән кул күтәрелде. Гает намазыннан соң, халык бер-берсен бәйрәм белән котлап, Аллаһы ризалыгы өчен ниятләгән корбаннарын чалырга ашыкты. Өч көнгә сузылган бәйрәмдә күп йортларда Корбан ашлары, Коръән мәҗлесләре үткәрелде. Шундый изге чараларның берсе Мичәнбаш авылында да зур оешканлык белән үтте. Даими авторыбыз Олыяз авылыннан Хөмәйрә Галиуллина газета укучыларыбыз белән әлеге бәйрәм тәэсирләре белән уртаклаша.
-
Роспотребнадзорда балалар өчен шикәр нормасы турында әйттеләр
Ризыкка өстәлгән шикәрне куллану балаларның тәүлеклек калория нормасының 10 процентыннан артмаска тиеш.
-
Үзәк банк «Бремен музыкантлары» мультфильмына багышланган тәңкәләр чыгарды
Тәңкәләрнең Россия территориясендә законлы түләү чарасы булуын һәм номинал буенча барлык төр түләүләрне чикләүсез кабул итү мәҗбүрилеген искәртәләр.
-
Ни өчен җиләк-җимеш, яшелчәләрдән битлек ясарга ярамый?
Җиләк-җимеш һәм яшелчәләрдән ясалган битлекләр көтелгән нәтиҗәләргә китерми һәм алай гына да түгел, алар бит тиресе,сәламәтлек өчен бик куркыныч булырга мөмкин. Бу хакта табиб-дерматолог, косметолог Әминә Бердова сөйләгән.
-
«Автобус 14…30» Сабада
2019 елның 13 августында 18:00 сәгатьтә Байлар Сабасы ш.т. п. "Сабантуй" мәдәни-күңел ачу комплексында «Автобус 14...30» яшьләр акциясе узачак.
-
Исәнме, Саба-йорт: шәхесләр һәм язмышлар
ГАБДЕЛХАК МӘҮЛӘ УЛЫ МӘҮЛИН (1972-1979 елларда Саба районы башкарма комитеты рәисе)
-
Психолог балаларны беренче сыйныфка әзерләү өчен киңәшләр бирде
Юрий Зинченко искәрткәнчә, ата-аналар балага үз эшчәнлеген үзе көйләргә рөхсәт итәргә тиеш.
-
ҖИРГӘ ХЕОПС ПИРАМИДАСЫ ЗУРЛЫГЫНДА АСТЕРОИД ЯКЫНЛАША
Август азагында җиргә Бөек Гиза пирамидасы (Хеопс пирамидасы) зурлыгындагы астероид якынлашу турында NASА хәбәр итә.
-
WorldSkills Kazan чемпионаты мәйданчыклары 15 августка 100 процент әзер булачак
Хәзерге вакытта «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәге территориясенә җиһазлар китерәләр һәм аларны тоташтыралар.