Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Исәнме, Саба-йорт: шәхесләр һәм язмышлар

ГАБДЕЛХАК МӘҮЛӘ УЛЫ МӘҮЛИН (1972-1979 елларда Саба районы башкарма комитеты рәисе)

1934 елда Тәкәнеш районы Өркеш авылында туган. Хезмәт эшчәнлеген Казан тимер юлында төрле эшче булып башлый. 1953-1958 елларда Горький исе­мен­дәге авыл хуҗалыгы инс­ти­тутында укый. 1959-1965 елларда Тәкәнеш райо­ны ”Нырты” совхозы агрономы, идарәчесе, “Яңа тормыш” колхозы рәисе булып эшли. 1965-1972 елларда Саба районы авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы. 1972-1979 елларда – халык депутатларының Саба районы Советы башкар­ма комитеты рәисе. 1979-1984 елларда ТАССР авыл хуҗалыгы министрының 1нче урынбасары. 1984 елдан “Птицепром” тресты директоры. Хезмәт Кызыл байрагы, “Почет билгесе” орденнары белән бүләкләнә.

 

 

РАФАЭЛЬ ВӘЛИ УЛЫ ЙОСЫПОВ (1979-1986 елларда Саба районы башкарма комитеты рәисе)

1932 елның 15 гыйнварында Мамадыш районы Түбән Шүләңгер авылында туган. 1948-1950 елларда Казандагы 16нчы һөнәр училищесында укый. 1950-1951 елларда заводта токарь, Кызыл Йолдыз радиоузелында күзәтүче булып эшли. 1951-1954 елларда Совет армиясендә хезмәт итә. 1954-1957 елларда КПССның Кызыл Йолдыз районы комитетында техник секретарь, ВЛКСМның Кызыл Йолдыз, Балык Бистәсе райкомнарында беренче секретарь була. 1957 елдан КПСС әгъзасы. 1959-1968 елларда Балык Бистәсе райкомының сәяси агарту кабинеты мөдире, Мәскәү һәм Горький югары партия мәктәпләре тыңлаучысы, КПССның Питрәч райкомы инспекторы-партия оештыручысы, КПССның Балык Бистәсе райкомы секретаре. 1968-1979 елларда – КПССның Саба райкомында авыл хуҗалыгы буенча II секретаре. 1979-1986 елларда – халык депутатларының Саба районы башкарма комитеты рәисе. Ике тапкыр Хезмәт Кызыл байрагы ордены белән бүләкләнә. 1986 елда Идел буеның 6 респуб­ликасына һәм өлкәсенә хезмәт күрсәткән дәүләт матди резервлары буенча төбәкара идарәсе начальнигы итеп билгеләнә. 2007 елда вафат була. Казанда җирләнгән.

ФӘРИТ ГЫЙЛЬМЕТДИН УЛЫ ГЫЙЛЬМИЕВ (1986-1992 елларда Саба районы башкарма комитеты рәисе, 1992-1997 елларда район хакимияте башлыгы)

1946 елның 2 августында Казанчы Бигәнәй авылында туган. Хезмәт эшчәнлеген 1968 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, “Икшермә”совхозында инженер булып башлый. 1968-1969 елларда СССР Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итә. Армиядән кайтканнан соң хезмәтен “Икшермә” совхозында техника куркынычсызлыгы инженеры, машина-трактор мастерское мөдире, инженер булып дәвам итә. 1974-1984 елларда “Сельхозтехника”ның Теләче бүлекчәсендә баш инженер, управляющий булып эшли. 1984 елда “Сельхозтехника”ның Саба районы бүлекчәсе управляющие итеп билгеләнә. Саба районы башкарма комитеты рәисе (29.04.1986-27.01.1992 еллар), район хакимияте башлыгы (27.01.1992–02.07.1997), халык депутатларының Саба районы башкарма комитеты рәисе (30.03.1991-02.07.1997). Район җитәкчесе буларак, ул йөкләнгән вазифаларны үзенә хас энергия күрсәтеп үти. Автомобиль юллары төзелешенә караш уңайга үзгәрә. Авылларга, социаль көнкүреш объектларына киң колач белән газ кертү эшләре алып барылды. 1997-2000 елларда ул «Татавтодор» берләшмәсе начальнигы вазифаларын башкарды, 2000 елда хезмәт юлын “Татсельхозэнерго” берләшмәсе җитәкчесе буларак дәвам итте. Ул «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре», Почет ордены белән бүләкләнде. 2017 елның 21 ноябрендә вафат булды. Сабаның 3нче зиратына җирләнде.

1992 ел башында районда хакимият оештырылу сәбәпле, башкарма комитетлар, аның рәисләре вазифасы бетерелә. Чөнки гамәлдәге законнар нигезендә хакимияткә башкарма комитет функ­цияләре күчә. Хакимият башлыкларына халык де­путатларының район Советы рәисе вазифалары йөкләнә (чынбарлыкта районның беренче “ли­цо”ларына әйләнәләр). Фәрит Гыйльмиев район тарихында беренче хакимият башлыгы булып истә калачак. 2016 елның беренче гыйнварына кадәр хакимият башлыклары вазифаларын шулай ук Рәхимҗан Хөсәенов һәм Рәис Миннеханов башкарды. 2006 елның 1 гыйнварында районда муниципалитет оештырылып, башкарма комитетлар яңадан торгызыла. Җитәкчесе итеп Таһир Шә­рәфиев сайлана.

Расих Сабиров,

район ветераннар советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев