Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ясалма интеллект тәкъдиме буенча уку йортыннан куарга да мөмкиннәр

Киләчәктә Россиядә югары уку йортлары студентларын ясалма интеллект тәкъдимнәре буенча уку йортыннан куачаклар, дип хәбәр итте РИА Новости агентлыгына “МИСИС” НИТУ EDCrunch University үзәге директоры Нурлан Киясов.

Алынган мәгълүматлар нигезендә система аларның өлгерешен, лекцияләрдә активлыгын, җәмәгать тормышында һәм үз-үзләрен тотышын бәяләячәк.
Мәгълүматны анализлаганнан соң, югары уку йортлары җитәкчелеге хәл итәчәк: укучыларны бүләкләргәме, өстәмә степендия бирергәме, әллә параларда активрак сорап, үз-үзен тиешенчә тотмау турында кисәтергә яки бөтенләй югары уку йортыннан куып чыгарыргамы?

Киясов билгеләп үткәнчә, ясалма интеллект укытучы белән укучы арасында ришвәтчелекне булдырмау өчен яхшы ысул булачак.

Системаны тестлаштыру өчен берничә вуз сайлаячаклар, өстәвенә, системаны гамәлгә кертү быел ук башланачак, ә 2021 елга аерым университетларда тәҗрибә үрнәкләре гамәлдә кулланылачак.

“EDCrunch University” директоры ясалма интеллект тәкъдимнәре мәҗбүри булмаячак, студент язмышы турында соңгы карарны деканат кабул итәчәк, дип ышандырды.
Мәгариф министрлыгы мәгълүматларына караганда, узган ел вузлардан төрле сәбәпләр аркасында 16,8% укучы киткән. Экспертлар фикеренчә, ясалма интеллект кертү әлеге күрсәткечне ун процентка кадәр киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Фото: pixabay.com

vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев