Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Ирләр дә елый белә!..

    Авылга кайтучы автобуска кереп утыруга ук, карашым урта яшьләрдәге бер ир-атка төште. Күзендә мөлдерәгән яшь, тирән сагыш күргәч, ни өчендер бәхетсез кебек тоелды ул миңа. Төскә-биткә ямьсез дә түгел, сукса тимер өзәрдәй бу ир-атны кем яки нәрсә бу хәлгә төшергән? Кызгануым аркасында янындагы буш урынга утырдым, ә ул моны көткәндәй,...

    - Син бик чибәр. Хәтта Аны күргәндәй булып киттем. Эх, яшь чакка кайтып булса иде... Нәсимә белән бер авылда туып-үстек. Күптәннән кызыгып йөрдем мин аңа, ул да мине күрсә, үзен башкача тота иде. Мәктәпне тәмамлагач та, очраша башладык. Әмма минем бер начар гадәтем бар: әз генә салып алсам, "герой"лана башлыйм, клуб тирәсендә җыелучы егетләр белән сугышырга да күп сорамый идем. Шушы гадәтем куркытты ахры аны. Ләкин мин аңа беркайчан да тавыш, кул күтәрмәдем, кадерләп кенә тоттым. Шәһәргә киткәч, бер егет белән йөргәнен ишеттем. Бу хәбәр авылга да килеп иреште. "Бик әйбәт булган, исерек Шамил белән гомер иткәнче", - дип сөйләде озынтеллеләр. Болай буласын белсәм, аракы дигән зәхмәткә борылып та карамый идем...


    Шәһәрдә йөргән егете булса да, авылга кайткач клубка чыга иде. Клубтан үзем озата кайттым, башка егетләрне якын да китермәдем. Шәһәрдәге егетен барып кыйныйсы килгән чакларым күп булды. Ләкин түздем, вакытлыча мавыгуыдыр дип уйладым. Күп тә үтмәде: "Шамил, оныт инде син мине, мин башканы яратам, аңа кияүгә чыгам", - диде Нәсимә. "Ничек инде син бер белмәгән кешегә кияүгә чыгасың?" - дидем. "Белмичә чыгуым яхшырак. Сине беләм бит менә, эчсәң, башың "китә", куркам мин андый кеше белән тормыш итәргә", - дип саубуллашты Нәсимә. "Нәсимә минеке булачак! Юк икән, башка хатын-кыз затына борылып та карамыйм!" дип үземә сүз бирдем.


    Бервакыт авылда "Нәсимә йөргән егетен авылга әти-әнисе белән таныштырырга алып кайта", дигән сүзләр таралды. Безнең авылга олы юлдан шактый чакрым керәсе бар, шәһәрдән кайтучыны гадәттә ат яки трактор белән каршы алалар. Башыма бу егетне авылыбызга аяк бастырмаска, борып җибәрергә кирәк, дигән уй килде. Дус егетләрне җыйдым да, олы юлга тегеләрне каршы алырга киттек. Әмма анда бездән алданрак каршы алучылар килгән булган, җизнәсе белән абыйсы. Кире борылып авылга кайтып китәргә туры килде. Ә инде бер атнадан авылда Нәсимәнең туе гөрләде. Бу көнне мин иң бәхетсез кеше идем, эт баласы кебек җирдә ауный-ауный еладым...


    Нәсимә шәһәрдә төпләнеп калды. Бераздан кызлары туды. Авылда яшәүче апасын күргән саен хәлен сораштым. "Бар да яхшы, матур яшиләр", - дип җавап бирде. "Нәсимәне бик яратам, аерылып кайтса, баласы белән дә кабул итәчәкмен", - дидем. Әмма ул кайтмады. Ә бервакыт "Нәсимәнең ире өйгә кайтмый икән, хатын-кызлар белән чуала", дигән сүз ишеттем. Күңелдә өмет уянды, бәлки кайтыр дип көттем. Әмма аралары җайланып китеп, тагын бер кыз бала алып кайттылар. Ул балалар ел да каникулга авылга кайттылар. Кызларын күргән саен йөрәгем кысылды.


    Миңа инде 54 яшь тула. Гомеремдә бер тапкыр да өйләнмәдем. Артымнан йөрүче кызлар күп булды, берсенә дә борылып карамадым. Берьялгызым яшим. Эчүне дә ташламадым, ул бердәнбер юанычым. Нәсимәне бик сагынам, әле дә кайтыр дип көтәм. Ул - гомерлек мәхәббәтем...


    Шамил абый автобустан төшеп калгач, аның мәхәббәт тарихы, бәхетсез язмышы турында озак уйландым. Нәсимәсе ташлап, башкага чыкса да, яраткан кешесе турында бер начар сүз әйтмәде ул. Чәчләренә чал кунса да, мәхәббәтенә тугры булып, аны кадерләп йөрәгендә саклый...

    Алия ЗӘЙНУЛЛИНА

    http://intertat.ru

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: