Саба таңнары

Исерек килеш рульгә утырган депутатка ришвәт булышмаган

Йошкар-Ола - Яшел Үзән трассасының 87нче чакрымында ЮХИДИ хезмәткәрләре Toyota Land Cruiser Prado машинасын туктата. Йөртүче, 52 яшьлек ир-ат, Яшел Үзән районы Раифа авыл җирлегенең 6нчы номерлы сайлау округы буенча депутат булып чыга. Аның исерек килеш рульгә утырганлыгы беленә. Депутат беркетмә тутырмый гына мәсьәләне хәл итүне сорап, инспектор алдына 300...

Йошкар-Ола - Яшел Үзән трассасының 87нче чакрымында ЮХИДИ хезмәткәрләре Toyota Land Cruiser Prado машинасын туктата. Йөртүче, 52 яшьлек ир-ат, Яшел Үзән районы Раифа авыл җирлегенең 6нчы номерлы сайлау округы буенча депутат булып чыга. Аның исерек килеш рульгә утырганлыгы беленә. Депутат беркетмә тутырмый гына мәсьәләне хәл итүне сорап, инспектор алдына 300 доллар акча куя. ЮХИДИ хезмәткәре ришвәттән баш тарта. Канун бозучы депутатка каршы кузгатылган җинаять эше буенча җитәрлек дәлилләр тупланган һәм суд карамагына тапшырылган.

Безнең гәҗит

Реклама

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: