Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иштуган авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре искиткеч матур концерт күрсәтте

Безнең гаиләдә тумыштан авыру улыбыз Нияз тәрбияләнә. Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан Иштуган авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре изге эш башкардылар. Алар ярдәме белән мәктәп укучылары Ниязга бик матур, эчтәлекле концерт күрсәттеләр.Шигырьләр, бию-җырлар улыбызның күңелен күтәрде. Аның сөенгәнен күреп без дә шатлык хисләребезне яшерә алмадык. Шушы изге эшләре һәм алып килгән күчтәнәчләре өчен...

Безнең гаиләдә тумыштан авыру улыбыз Нияз тәрбияләнә. Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан Иштуган авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре изге эш башкардылар. Алар ярдәме белән мәктәп укучылары Ниязга бик матур, эчтәлекле концерт күрсәттеләр.Шигырьләр, бию-җырлар улыбызның күңелен күтәрде. Аның сөенгәнен күреп без дә шатлык хисләребезне яшерә алмадык. Шушы изге эшләре һәм алып килгән күчтәнәчләре өчен мәдәният йорты директоры Гөлнара Гайнетдиновага, Радик Никифоровка, китапханәче Раушания Миңнемуллинага чиксез хөрмәтебезне белдерәбез. Алга таба да эшләрендә уңышлар юлдаш булсын, балабызны сөендергән өчен Ходай үзләренә дә шатлык-куанычны мул итеп бирсен. Гомумән, якынлашып килүче Яңа ел бар кешегә дә иминлек, саулык, гаилә бәхете алып килсен!

Илдәлия Рамазанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев