Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Иске Икшермә кадет мәктәбендә галимнәр белән очрашу үтте

    1952 елның 21 февралендә Пакыстанда банглы теленә дәүләт теле статусы таләп итеп көрәшкән биш студент үтерелгән була. Шул уңайдан бу көнне Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтәләр. Узган атнада Иске Икшермә кадет мәктәбендә дә туган тел хакында сөйләштеләр. Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре - Айнур...

    1952 елның 21 февралендә Пакыстанда банглы теленә дәүләт теле статусы таләп итеп көрәшкән биш студент үтерелгән була. Шул уңайдан бу көнне Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтәләр. Узган атнада Иске Икшермә кадет мәктәбендә дә туган тел хакында сөйләштеләр. Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре - Айнур Тимерханов һәм Марсель Әхмәтҗановның укучылар белән күрешүе бер шатлык булса, Айнурның шушы авылда үскәнлеге укучыларда тагын да зур кызыксыну уятты. Гади авыл мәктәбен тәмамлап, бүгенге көндә югары уку йортында мөгаллимлек итүче галим зур уңышларга ирешүенең сәбәбен татар теленә мәхәббәтеннән күрә.

    - Мин үзем урыс сыйныфында укыдым. Әмма бу миңа үз телемне онытырга тәэсир итмәде, башка телләрне үзләштерергә комачауламады. Чөнки туган телеңне белгән очракта гына, шул нигезгә таянып башка телләрне, фәннәрне өйрәнергә ачкыч табасың, - ди ул. - Мәктәпне тәмамлаганнан соң педагогия университетының инглиз-гарәп телләре бүлегенә укырга кердем. Бер урынга җиде кеше, авылдан берүзем идем. Әмма авылдан килүем беркайчан да комачау итмәде, чөнки мәктәптә алган белемнәрем миңа ярдәм итте. Шәһәрдә махсус белем йортларында өйрәнеп килгәннәрне уздырып та киттем әле. Бу уңайдан авылда инглиз теленнән белем биргән укытучым Анатолий Германга рәхмәтлемен.

    Университетта алган белемнәре белән генә тукталып калмый егет, Төркия, Каир, дөньяга танылган Әл-Әзһәр ислам университетында төрек, инглиз, гарәп телләрен өйрәнә. Туплаган тәҗрибәсен вузларда укыган чорларда гарәп телен укыту юнәлешендә тормышка ашыра. Америка Кушма штатларында бер ел дәвамында яшәп Индиана университетында укый, шул ук вакытта андагы студентларга гарәп теленнән белем бирә. Татар, рус, инглиз, төрек, гарәп телләрендә камил сөйләшүче Айнур Әхәт улы чыннан да авылдашлары өчен горурлык, яшьләргә үрнәк.

    Укучылар белән очрашкан икенче галим - Марсель Әхмәтҗанов. Ул - әдәбият галиме, археограф, текстолог, филология фәннәре докторы. Йөздән артык гыйльми һәм гыйльми-популяр хезмәт авторы. Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты. Татар шәҗәрәләрен һәм каберлекләрен өйрәнүче галим. Шушы юнәлештә язылган китап­ларын да укучыларга бүләк итте ул.

    - Кайда гына барсам да, татарлар турында җиткерергә тырыштым. Сез дә телегез, мәдәниятегез хакында кайда йөрсәгез дә онытмасагыз, татарча аралашып телне саклап калуга өлеш кертерсез дип ышанам, - дип тәмамлады Айнур Тимерханов фикерен. - Тел юкка чыктымы, шул телдә сөйләшкән халык та юкка чыга дигән сүз, чөнки ул инде башка телдә сөйләшә башлый, шул телдәге мәгълүматны үзләштерә, ә аның бабаларыннан килгән мәдәнияте, гореф-гадәте, дине тел белән бергә юкка чыга.

    Җир йөзендә бүгенге көндә 6000 тел бар дип исәпләнә. Шулардан иң күп санлы кулланыла торганы - кытай теле, бу телдә 1,2 миллиард. кеше сөйләшә, инглиз телендә - 478 млн, һинди телендә - 437 миллион, испанда - 392 миллион, рус телендә - 284 миллион, гарәптә - 225 млн, португалда - 184 миллион, француз телендә 125 млн кеше сөйләшә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: