27 февраль 2014 яңалыклары
-
Сабада бер ана һәм аның 8 яшьлек кызы түбәдән төшкән кар астында калган
Татарстанда яз саен диярлек боз сөңгеләре төшеп, кеше гомерен өзә. Узган атнада Байлар Сабасында да фаҗига килеп чыга язды: бер ана һәм аның 8 яшьлек кызы Саба үзәгендә кибеткә терәп эшләнгән янкорма түбәсеннән төшкән кар астында калды. Бәхеткә, бу хәлне к үреп торган кешеләр аларны тиз арада кар тозагыннан чыгаралар....
-
"Сөембикә" клубында язучы, журналист Гөлсинә Галимуллина белән очрашу булды
26 февральдә район китапханәсенең уку залында "Сөембикә" клубының чираттагы утырышы узды. "Мәхәббәт аланы", "Ак бураннар аша", "Күгәрчен оя корганда", "Томанлы төн" китабы авторлары Гөлсинә Галимуллина үзенең иҗат планнары белән таныштырды, күптөрле сорауларга җаваплар бирде.
-
Көллият укучылары - сервис үзәкләрендә [+фото]
Эшче һөнәре бүгенге көндә иң кирәкле профессияләрнең берсе. Производство тармакларында эшче кадрларның, белгечләрнең җитешмәве район һәм республика күләмендә дә ачык чагыла. Күпләр югары белем алып, җылы урыннарга өмет иткән вакытта гади эшче булып та тормышта үз юлыңны табарга мөмкин. Саба аграр көллиятенең техник-механик бүлеге шушы юңәлештә эш алып бара. Укучы...
-
Шәмәрдәндә юл-транспорт һәлакәте булган [фото]
25 февраль көнне 18 сәгать 55 минутта Шәмәрдәнне әйләнеп үтүче юлның 3нче чакрымында юл-транспорт һәлакәте булган. Һава торышы шартларын исәпкә алмыйча, зур тизлек белән хәрәкәт иткән чит ил машинасы шоферы юлның каршы як полосасына чыга һәм каршысына килгән машина белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, шоферлар күп төрле тән җәрәхәтләре ала.
-
Иске Икшермә кадет мәктәбендә галимнәр белән очрашу үтте
1952 елның 21 февралендә Пакыстанда банглы теленә дәүләт теле статусы таләп итеп көрәшкән биш студент үтерелгән була. Шул уңайдан бу көнне Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтәләр. Узган атнада Иске Икшермә кадет мәктәбендә дә туган тел хакында сөйләштеләр. Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре - Айнур...