Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабада бер ана һәм аның 8 яшьлек кызы түбәдән төшкән кар астында калган

Татарстанда яз саен диярлек боз сөңгеләре төшеп, кеше гомерен өзә. Узган атнада Байлар Сабасында да фаҗига килеп чыга язды: бер ана һәм аның 8 яшьлек кызы Саба үзәгендә кибеткә терәп эшләнгән янкорма түбәсеннән төшкән кар астында калды. Бәхеткә, бу хәлне к үреп торган кешеләр аларны тиз арада кар тозагыннан чы­гаралар....

Татарстанда яз саен диярлек боз сөңгеләре төшеп, кеше гомерен өзә. Узган атнада Байлар Сабасында да фаҗига килеп чыга язды: бер ана һәм аның 8 яшьлек кызы Саба үзәгендә кибеткә терәп эшләнгән янкорма түбәсеннән төшкән кар астында калды. Бәхеткә, бу хәлне к үреп торган кешеләр аларны тиз арада кар тозагыннан чы­гаралар.

Узган җомгада район җитәкчеләре шәхси эшмәкәрләр өчен үткәргән киңәшмәдә дә сәүдә, хезмәт күрсәтү объектларын кар-боздан чистарту зарурлыгы турында сүз булды. "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе кулланучыларның хокукларын яклау белгечләре катнашында район үзәгеннән әзерләгән видео­сюжеттан күренгәнчә, кайбер биналар каршын кардан чистартканнан соң, транспорт хәрәкәтендә катнашучыларның күз күременә комачаулык итүче өемнәр барлыкка килә. Ягъни карны вакытында түгүне дә оештырырга кирәк. Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов үзенең чыгышында "Уңайлы мохит" дәүләт программасын уңышлы тормышка ашыруның зарурлыгына да басым ясады. Районда 80нән артык объектны мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен югары дәрәҗәдә җайлаштырырга кирәк. "Уңайлы мохит" тудырылган объектлар паспортлаштырылып, Татарстанның интерактив картасына теркәләчәк. Бу эш беренче яртыеллыкта төгәл­ләнергә тиеш. Объектлар респуб­ликада өч төрле итеп карала: коляскадагылар тулысынча үтеп йөрерлек, ягъни катларына да кереп булырлык мохит, өлешчә кереп булырлык (монысы, гадәттә, беренче катларда нинди дә булса хезмәт күрсәтү урыннарында) һәм шартлы үтеп йөрерлек. "Киләчәктә инвалидлар объектларда үзләренә уңайлы мохит тудырылганмы-юкмы, анда керә алачакмы икәнлеген шул картадан карап та белергә тиеш",- диде район башлыгы. Рәис Миңнеханов шулай ук шәхси эшмәкәрләргә т үлә үләрне пластик карталар белән кабул итүгә күчә барырга тәкъдим итте. "Кайда терминаллар бар, кешеләр шундый кибетләргә күбрәк керәчәкләр,"- диде район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев