Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Көллият укучылары - сервис үзәкләрендә [+фото]

Эшче һөнәре бүгенге көндә иң кирәкле профессияләрнең берсе. Производство тармакларында эшче кадрларның, белгечләрнең җитешмәве район һәм республика күләмендә дә ачык чагыла. Күпләр югары белем алып, җылы урыннарга өмет иткән вакытта гади эшче булып та тормышта үз юлыңны табарга мөмкин. Саба аграр көллиятенең техник-механик бүлеге шушы юңәлештә эш алып бара. Укучы...

Эшче һөнәре бүгенге көндә иң кирәкле профессияләрнең берсе. Производство тармакларында эшче кадрларның, белгечләрнең җитешмәве район һәм республика күләмендә дә ачык чагыла. Күпләр югары белем алып, җылы урыннарга өмет иткән вакытта гади эшче булып та тормышта үз юлыңны табарга мөмкин. Саба аграр көллиятенең техник-механик бүлеге шушы юңәлештә эш алып бара. Укучы студентлар да моның шулай икәнлеген мәктәп партасы артында чакта ук аңлап, шушы юнәлешне сайлаганнар. Алар көллияттә белем алып кына калмыйлар, язгы-көзге сезонда хуҗалыкларда, «Джон Дир» дилеры TerraPro компаниясе, "Яшен" һәм "Сабагро" җәмгыятләре базасында практика да үтәләр. Укыту программасында каралмаган булса да, парта артында үзләштергән белемне тәҗрибәдә ныгыту максатыннан егетләр техника белән таныша.

«John Deere» компаниясе, "Яшен" җәмгыятьләре мастерлары Дамир Маликов һәм Таһир Садыйков егетләрнең эшеннән канәгать. Алар биредә сервис хезмәте күрсәтергә өйрәнәләр.

Без килгәндә "Сабагро" җәмгыятендә дүрт егет - Рәнис Абдуллин, Данис Мингәрәев, Раил Гатиятуллин, Алнур Габделбәров остазлары Илнар абыйлары белән Әлмәт районының "Союз-Агро" җәм­гыя­теннән китерелгән, Гер­маниядә эшләнгән "Фендт" тракторы янында кайнашалар иде.

- Егетләр тырышлар, кызыксыналар. Укучылар өчен бик кирәкле һәм күп мәгълүмат бирүче алым бу. Тик шунысы бар: алар монда чит ил техникасы белән танышалар. Ә дәресләрдә үзебезнең техниканы өйрәнәләр. Хәзер кулланышка зур тизлек белән чит ил техникасы кереп бара бит, алар арасында аерма бик зур. Укыту программасында чит ил техникасы да өйрәтелсә, алардан көчле белгечләр чыгачак, - ди "Сабагро" җәмгыяте мастеры Илнар Бадыйков уңышлар теләп. "Дәрестә алган белемнәрне монда эшләп карагач, өйрәнү җиңелрәк", - диләр егетләр үзләре дә.

Егетләр һәр оешмада да сервис хезмәтләренә төзекләндерүгә килгән тракторларны остазлары ярдәмендә кабул итеп алалар, сүтәләр, җыялар. Детальләр белән эш иткәндә кайсының нәрсә икәнен күреп, кулга тотып өйрәнәләр. Ни рәвешле эшли, төзекме түгелме икәнен ничек белеп булуын да күреп өйрәнәләр.

- Уку елы башыннан чиратлашып икешәр атна йөриләр. Үз өсләренә зур җаваплылык алып егетләрне эш белән тәэмин иткән өчен әлеге оешмаларның җитәкчеләренә рәхмәт, - ди авыл хуҗалыгы машиналары буенча белем бирүче Рашат Мусин кайгыртучанлык күрсәтеп.

Чыннан да, егетләр ныклы белем алсын өчен һәръяклап кайгыртучанлык күрсәтелә. Шулай булмый мөмкин дә түгел, бу егетләр авыл хуҗалыгында бүгенге көндә пенсия яшенә җиткән механизаторларга алмаш булып үсеп килә.

Яз җит үгә, кешеләргә янә бер куркыныч яный. Кояш җылыта башлагач та, җәя үлеләргә таеп егылмас яки машина астына эләкмәс өчен, аяк асларына һәм як-якларына гына т үгел, өскә дә каранып йөрергә туры килә. Т үбәләрдән боз сөңгесе яки кар кантары ишелеп төшәргә дә к үп сорамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев