Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ислам белгече: Үзеңне корбан итеп хис итү - балачакта алган тәрбия нәтиҗәсе

Ислам белгече фикеренчә, "корбан" ролендә яшәгән кеше башка милләт, дин вәкилләрен гаепли.

“Ислам дошманнары: гаепне кемгә сылтарга” дигән лекториясендә Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең кече фәнни хезмәткәре Закир Шәрипов үзләрен “корбан” дип санаган кешеләр барлыгын әйтте. Белгеч фикеренчә, андый кешеләр барлыкка килүнең сәбәбе - балачакта дөрес булмаган тәрбия алу.

“Андый кешеләргә аларга балачакта мөстәкыйль сайлау ясарга яисә үз нәтиҗәләрен чыгарырга ирек бирелмәгән. Аларның тормыш тәҗрибәсе юк”, - дип белдерде ислам белгече.

Белгеч фикеренчә, мондый кешеләр мөселман дигендә булганда, алар кемнәрнедер - башка милләт, дин, социаль катлам вәкилләрен гаепли һәм аларны проблемаларның дошманнары дип атый. 

“Бу – тирә-якка карата пассив карашта булган кешенең психологик халәте. Мондый кеше үзе өчен дә җавап бирә алмый”, - диде Закир Шәрипов.

Закир Шәрипов үзен “корбан” дип санаган кешеләрне хәтта инвалидлар дип санавын әйтте.

Ислам белгече андый кешеләргә Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә киңәш итте.

Фото: Зилә Мөбәрәкшина

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев