Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җитештерүче сметанны 250 грамм дип белдерә [+фото]

Сатып алучылар арасында үзләренең алдануларын аңлаучылар артканнан-арта бара. Башта кибетчеләр генә алдаса, хәзер товар җитештерүчеләр дә алардан кимен куймый. Арча районында чыгучы «Каймак-Сметана»ны сатып алган берәү шикләнеп, өенә кайткач аның авырлыгын кабат үлчәп караган. Аның тышлыгында 250 грамм дип язылган. Ә чынлыкта: Минем дә күптән алган товарларны үлчисем килә иде,...

Сатып алучылар арасында үзләренең алдануларын аңлаучылар артканнан-арта бара. Башта кибетчеләр генә алдаса, хәзер товар җитештерүчеләр дә алардан кимен куймый.

Арча районында чыгучы «Каймак-Сметана»ны сатып алган берәү шикләнеп, өенә кайткач аның авырлыгын кабат үлчәп караган. Аның тышлыгында 250 грамм дип язылган. Ә чынлыкта:

Минем дә күптән алган товарларны үлчисем килә иде, чөнки кайвакытта чыннан да шик туа. Авыл кибетләренең берсендә бәясе алдан язылып, үлчәп куелган печеньены кабаттан үлчәүгә куярга куштым. Сатучы башта карышты, "үлчәнгән бит инде, бәясе язылган" дип тә карады. Нәтиҗәдә, 200 граммга алдана язганмын булып чыкты. «Ярар, ашыгып үлчәгәннеке ул», - диде кызарып-бүртенгән сатучы.

Арча районы җитештерүчеләренә бер дә болай эшләү килешми. Сатып алучыларның ышанычын яулагач кына, ялган юлына басу дөрес булмас. Кемдер 50 граммның бары-югы дияр. Товарның нетто авырлыгы плюс-минус 10 грамм була. Монда 50 граммга кадәр алдану. Ә кем гарантия бирә башка каплардагы каймаклар төгәл 250 грамм дип? Беркем дә. Һәр каптан 50 граммлык экономия ясап, алар үз кесәләрен баета, безне талый. Игътибарлы булыйк!

baltasi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев