Юлбат авылыннан ике бертуган махсус хәрби операциядә катнаша
«Әти, Мөнир абый сугышта булганда, син нишләп бармадың? Өйдә утыру рәхәт идеме?» – дип сорарга мөмкиннәр. Менә шул вакытта мин нәрсә дип җавап бирермен. Аннары патриотизм хисе дә роль уйнагандыр, - ди язма герое Фәнүс Халиков.
Алар Юлбатта яшәүче Мәрзыя һәм Илһам Халиковлар гаиләсеннән. Иң элек – 2022 елның сентябрендә кече уллары Мөнир мобилизацияләнә. Тагын бер елдан иң олысы Фәнүс Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзи. Ягъни үз теләге белән Ватан мәнфәгатьләрен якларга китә.
Ике улы сугышта булган ата-анага ничек авыр икәнен моны үз башларыннан кичергәннәр генә белә. Җиңел түгел. Сабырлык бирсен үзләренә. Ничек кенә булмасын, Ватан чакыруы һәм күңел кушуы буенча хәрби операция зонасына китүчеләр күңелдә соклану һәм горурлык хисләре уята. Фәнүс бу көннәрдә кыска вакытлы ялга кайтып, әти-әнисен һәм гаиләсен сөендерде. Бигрәк тә барысын да аңлый, белә башлаган Бәхтияр шат. Ул инде 4нче сыйныфта укый. Сеңелләре һәм энесе әле кечерәк. Фәнүс СВОга киткәндә иң кечкенәсенә 6 ай гына була. Хәзер аңа яшь ярым. Алар, әлбәттә, ай үсәсен көн үсәчәкләр. Контракт төзү карарына килгәндә Фәнүс, әнә шуларын да уйлаган. “Сугыш барыбер җиңү белән бетәчәк, Алла боерса. Улларым үскәч миннән:
"Әти, Мөнир абый сугышта булганда, син нишләп бармадың? Өйдә утыру рәхәт идеме?" – дип сорарга мөмкиннәр. Менә шул вакытта мин нәрсә дип җавап бирермен. Аннары патриотизм хисе дә роль уйнагандыр. Илгә куркыныч янаганда, аны кем дә булса сакларга тиеш бит. Әгәр без сакламасак, тагын кем? Акчага кызыгып киткән дип уйлый күрмәсеннәр. Узган ел әле хәзерге кадәр түләү юк иде. Акчага кызыксам, башка регион военкоматы аша китәр идем. Гомумән, энекәш тә шунда чакта читтә кала алмадым. Иртәрәк тә киткән булыр идем. Төзи башлаган йортта эшнең беткәнен көттем”, – ди Фәнүс.
Кыскасы, СВОга биш балага һәм тормыш иптәшенә яхшы тормыш шартлары тудырып китә Фәнүс. Ике катлы йорт, мунчасы да өй эчендә. Гаиләдән аерылуы бер генә дә җиңел түгел, билгеле. Хәрби комиссариат бинасы яныннан машинада узганда, контракт мәсьәләсе буенча керергәме-юкмы дигәндәй, берничә тапкыр туктап тора ул. Ахырда Ватан тойгысы өстенлек ала.
“Яңа өйгә күчкәнгә бер генә атна иде. Аш уздырып йөргән көннәр. Шул ыгы-зыгылы арада Фәнүс әйтте: мин контракт төзедем инде, әйтсәң дә, әйтмәсәң дә, китәм, диде. Аңышмый да калдык. Башта ышанмадым, авыр булды. Мал-туар да бар. Ләкин Фәнүс әйткән сүзендә нык тора торган кеше. Барма, дип үгетләүләр файдасыз”, – диде тормыш иптәше Ләйлә.
Фәнүс Халиков армиядә хәрби бурычын Төньяк флотта диңгез пехотасында үтәгән. “Умырзая” кооперативында ит эшкәртүдә эшләгән. Хәзерге вакытта Херсон юнәлешендә матди тәэмин итү ротасында хәрби повар булып хезмәт итә.
“Сугышчыларны ашатудан зарланырлык түгел, солдат кухнясын бар шартына туры китереп әзерләргә тырышабыз. Алгы сызыкка таба эчкә үк керергә туры килә. Автомат үзебез белән. Башта куркытса да, аннары ияләнәсең. Өйдәгеләр белән телеграм каналы аша хәбәрләшеп торабыз. Энекәш Мөнир белән генә аралашкан юк, безнең аралар плюс-минус мең километр тәшкил итә. Елдан артык ялга да кайтмады. Төрле вәзгыять килеп чыга, күрәчәгең ничек була инде. Әмма кыен шартларда гына бердәмлекнең, дуслыкның чын көчен аңлыйсың”, – диде сугышчан хезмәте өчен “За верность десантному братству” медале белән бүләкләнгән Фәнүс.
Бу урында Халиковларның туганнан туган энесе Инсаф Фәләховның да махсус операция зонасында икәнлеген язмый мөмкин түгел. Димәк, хәзерге вакытта бу нәселдән өч ир-егет Ватан мәнфәгатьләре сагында.
”Сугышларның тизрәк бетәренә өметләнәбез. Барысына да исән-сау кайтырга язсын иде”, – диде Ләйлә.
Ватаны, халкы өчен хәрби хәрәкәтләрдә батырларча көрәшүчеләр һәрвакыт игътибарда, дан-хөрмәттә булырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев